Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Имам тренажер залында мөселман хатын-кызлары өчен тышкы кыяфәт кагыйдәләрен искә төшерде

Тренажер залында булган мөселман хатын-кызларына гәүдәгә сыланып тора торган кием кияргә кирәкми.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында Казанның “Гаилә” мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.

"Мөселман кибетләрендә гаүрәтне каплый һәм гәүдәгә сыланып тормый торган спорт костюмнары сатыла. Тән формаларына карау тыелган һәм шулай ук аларны күрсәтү тыелган. Шуңа күрә хатыннары залга йөргән ирләргә тиешле костюм сатып алырга кирәк. Нәрсә бүләк итәргә дип уйлаганда, мондый костюм бүләк итегез, ул тыныч булсын, ислам нормаларын бозмыйча, спорт белән шөгыльләнсен ", – диде Рөстәм Хәйруллин.

Мөселман-ир-атларга хәзрәт, әгәр дә залда гаүрәтне капламаган киемле кыз шөгыльләнә икән, карашларын төшерергә киңәш итә.

"Күзләрегезне төшерегез, колакларыгызны йомыгыз һәм шөгыльләнегез, шулай сез яхшылык кылырсыз һәм гөнаһлы булмассыз. Әгәр дә берәр егет анда кызларның йөзләрен күрергә яки танышырга килә икән, Пәйгамбәр аның ниятләре буенча аңа әҗәл дә булачак диде», – дип өстәде ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев