Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Иблис кешене ничек алдый?

***

«Хозур дин турында» телеграм-каналында иблиснең кешене ничек алдавы турында аңлаталар.

«Кешенең иң кыйммәтле әйбере – аның вакыты. Шуңа да карамастан, күбебез вакытыбызга тиешле игътибар бирми.

Иблиснең безгә каршы куллана торган иң тәэсирле чарасы – алда әле яхшы гамәлләр кылу өчен вакытның күп булуына ышандыру һәм теләсә кайсы вакытта теләгән нәрсәбезне кире кайтара алуыбыз хакында фикер уяту.

Ләкин без шуны онытабыз – һәр яңа көн безгә бик тирән мәгънәле сүзләр белән мөрәҗәгать итә: «Әй Адәм баласы, менә мин – яңа көн, мин синең гамәлләреңә шаһит. Син мине яхшылык өчен файдалан, югыйсә, әгәр мин китсәм, Кыямәт көненә кадәр беркайчан да кайтмаячакмын».

Пәйгамбәребез саләллаһү галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән:

«Дүрт нәрсә турында соралмыйча, Кыямәт көнендә кешенең аягы кымшанмаячак:

  • аның гомере һәм аны ничек уздыруы турында;
  • аның яшьлеге һәм аны ничек куллануы турында;
  • аның мал-мөлкәте һәм аны нәрсәгә сарыф итүе,
  • аның гыйлеме һәм аның белән нәрсә эшләве турында».

Бу хәдистән күренгәнчә, без узган көннәребез, аларны ничек һәм нәрсәгә сарыф итүебез турында аерым соралачакбыз. Бу – яшьлек көннәренең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә.

Шулай булгач, яхшы гамәлләрне соңга кичектерү турында фикер килгән вакытта, бу уйның кемнән килгәнен белеп торыгыз һәм үзегезне югалтмагыз», – диелә бу хәбәрдә.

Фото: ясалма интернет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев