Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Язмышны үзгәртеп буламы?

Кешенең язмышы үзе туганчы ук язылган була, диләр бит. Моның хакында динебез нәрсә ди?

Иң беренче чиратта, "тәкъдир" һәм "язмыш" төшенчәләре белән танышыйк.

Тәкъдир (кадәр) – ул барлык вакыйгаларның вакыты, урыны һәм рәвеше Аллаһы гыйлемендә алдан билгеләнеп куелуы. Язмыш (када) – Аллаһы гыйлемендә булган нәрсәләрнең билгеле бер вакытта Аллаһы әмере буенча башкарылуы.

Бу мәгълүмат кайда саклана соң? Тәкъдир кылынган барлык нәрсәләр күктә саклана торган тәкъдир язуында – «ләүхүл-мәхфүз»дә язылган. Гарәп телендәге турыдан-туры мәгънәсе – «саклана торган такта».

Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд болай дип әйткән: «Аллаһы Тәгалә күкләрне һәм җирне бар иткәнче 50 мең ел алдан кешеләрнең язмышларын язып куйган».

Коръәндә болай дип әйтелгән: «Ләүхүл-мәхфүздә (күк китабында) язылмыйча, ягъни Аллаһ тәкъдир итмичә, җиргә дә, сезнең күңелләрегезгә дә бернинди бәла-каза, кайгы ирешмәс. Бу бәла-казаның булачагын белү Аллаһ өчен бик җиңелдер» («Әл-Хәдид / Тимер», 57:22).

Димәк, язмышны үзгәртү безнең ихтыярда түгел?

Бу сорауга Расүлебезнең түбәндәге хәдисе җавап бирә: «Югарыда тәкъдир кылынганны бернидә үзгәртә алмый, ДОГАДАН КАЛА».

Дога кылуның төп максаты – һәр нәрсәнең ХӘЕРЛЕ тәмамлануын сорау.
Шул очракта без язмышыбызны хәерле якка үзгәртә алачакбыз.

Ә Аллаһыга яхшырак мәгълүм.

Сердэшлэр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев