Яшел Үзәннең «Тынычлык» мәчетендә МХО гомерләре өзелгән көрәшчеләр хөрмәтенә Коръән ашы үткәрелде
Шәһәребезнең «Тынычлык» мәчетенә якыннары махсус хәрби операциядә булган, гомерләре яу кырында өзелгән гаиләләр кунакка чакырылды.
– 2023 елның июнендә РФ Президенты ярдәме белән «Ватанны саклаучылар фонды» ачылган иде. Без махсус хәрби операциядән кайткан хәрбиләргә, якыннарын югалткан гаиләләргә һәм хәбәрсез югалган солдатларның туганнарына хәлдән килгәнчә булышырга тырышабыз. Мондый чара Габделхәким хәзрәт ярдәме белән икенче тапкыр оештырыла, – дип сөйли социаль координатор Гөлгенә Әхмәтова.
Бирегә килүчеләрнең барысын да өч сүз – махсус хәрби операция берләштерә. Һәммәсенең күзләрендә сагыш, хәсрәт, сагыну…
– Ирем Дамир мобилизация буенча китте. Повестка килгәч тә, югалып калган идек, тик ул «бармыйм» димәде. Ялга өч тапкыр кайтты. Бүгенге көндә Сватово ягында хезмәт итә. 8 һәм 16 яшьлек балаларыбыз белән зарыгып көтәбез. «Әти тизрәк кайтсын», дигән сүзләре йөрәкне телгәли. Ә мондый очрашулар безгә күңел тынычлыгы бирә, ярдәме бик зур, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Лилия Йосыпова.
Габделхәким хәзрәт Сәфәрханов Коръән аятьләре укыды. Дога һәркемгә кирәк: вакытсыз арабыздан киткән һәм бүгенге көндә илебез тынычлыгын саклаучы егетләребезгә дә.
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) догаларны ашыктырмагыз, дип әйтте. Шулчак янындагы дуслары ничек инде доганы ашыктырып була, дип сорый. Дога кылабыз, Аллаһтан сорыйбыз һәм күңелдә Ул безне ишетмәгән кебек хис туа. Шулчак өмете өзелгән кешеләр доганы калдыра, кабул булмады дип, төшенкелеккә бирелә. Пәйгамбәребез андый хискә бирелмәскә куша. Дога кылуны дәвам итегез, ди. Чөнки дога беркайчан да җавапсыз калмый. Якын кешеләребез бу дөньядан киткән булса, без алар өчен һәрвакыт дога кылып торабыз. Әгәр дә якыннарыбыз шундый сынаулы урыннарда икән, алар өчен исән булсыннар, дип дога кылабыз. Ниятебез бер: һәркем гаиләсе, туганнары янына исән-имин әйләнеп кайтсын, дөньяларыбыз тынычлансын иде, – дип сөйли Габделхәким хәзрәт.
Илдар Мөхәммәтҗанов һәм Фәнил Мәҗитов контракт буенча туган илебезне сакларга киткән Яшел Үзән егетләре. Әмма туган якка гәүдәләре генә кайта... Илдар – Бәчек, ә Фәнил Әлмән авылында җирләнгән. Илдарның әти-әнисе Гөлнур апа белән Әнвәр абый, Фәнилнең әнисе Тәнзилә апа, ничек кенә йөрәкләре янса да, уллары белән горурлануларын яшерми. «Алар безнең өчен һәрвакыт Герой булачак», – диләр.
Якыннарын мәңгелеккә югалтканнарны юатырлык сүзләр юк. Тик алар үз-үзләрен кая куярга белмәгән авыр көннәрдә ялгыз түгел. Иман йортында узган кебек чараларда дога кылып, аралашып, азрак булса да, юаныч табалар. Иң мөһиме – үз-үзеңә бикләнмәскә. Тормыш дәвам итә, балалар, оныклар өчен яшәргә көч табарга, бирешмәскә кирәк. Аллаһ ярдәменнән ташламасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев