Яшел Үзәннең яшь мөселманнары Хәлим һәм Хәким Низамовлар - Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре
«Гаилә» мәчетендә «Сөембикәнең яшь варислары» XXIV Бөтенроссия дини-милли конкурсы узды.
Биредә өч тематик блок буенча сораулар тәкъдим ителде: дини аспектлар, милли традицияләр һәм Коръән буенча сораулар.
Оештыручылар әзерләгән сорауларның гомуми саны 264 иде, һәр билетка исә өчәр сорау кертелгән иде.
Бәйгедә катнашучыларны дүрт яшь категориясенә бүлделәр: 3-6 яшь, 7-10 яшь, 11-14 яшь һәм 15-18 яшь.
Өч призлы урыннан тыш, шулай ук 50 “исемле” номинациядә җиңүчеләрне сайладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев