Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Бүген Яшел Үзәндә мөселман мәдәнияте фестивале узачак. Керү бушлай!

Кабатланмас традицияләр атмосферасына чумыгыз!

Кадерле яшел үзәнлеләр, Сезне бүген узачак мөселман мәдәнияте фестиваленә чакырабыз.

Дата: 27 октябрь.
Вакыты: 12:00.
Үткәрелү урыны: «ПОРТ» яшьләр үзәге, Столичная 17а.

Биредә якты чыгышлар, мастер-класслар, күргәзмәләр һәм бик күп кызыклы чаралар узачак. Мөселман мәдәнияте, аның гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында күбрәк белегез, шулай ук тәмле ашлар белән сыйланыгыз. Үзегезнең офыкларыгызны киңәйтергә һәм яңа кызыклы кешеләр белән танышырга уникаль мөмкинлек бу.

Фестивальнең максаты – дөньядагы мөселман халыклары мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру, ислам халыклары мәдәнияте турында мәгълүмат тарату, аның уникальлеге һәм күптөрлелеге, шулай ук башка дин вәкилләре белән диалог хакына мәдәниятләр арасында бәйләнешләр булдыру өчен сәнгатьнең төрле формаларын куллану.

Керү бушлай.
Гаиләләрегез һәм дусларыгыз белән килегез.

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев