Яшел Үзән шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе мөселманнарны Корбан гаете белән котлады
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, мөхтәрәм дин кардәшләр! Районыбыз мөселманнарын ихластан изге бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәм.
Корбан бәйрәме – шатлыкка, күңел тынычлыгына, яхшылыкка һәм рухи камиллеккә омтылу көне. Ул безне шәфкатьлелеккә һәм юмартлыкка өйрәтә, вафат булган туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә алырга, янәшәдәгеләрне яратырга кирәклеген тагын бер кат искә төшерә.
Яшел Үзән – күпмилләтле район, шуңа күрә төрле мәдәният һәм дин вәкилләренең үзара хөрмәте аның уңышлы үсешенең нигезе булып тора һәм Корбан бәйрәме зурлап билгеләп үтелә. Бу вакыйга хаҗның тәмамлануын аңлата, кешеләрне тагын да якынайта, буыннарның рухи дәвамлылыгын ныгыта. Безнең төбәк мөселманнарына һәрвакыт кунакчыллык, киң күңеллелек хас булды. Өйләребез, мәчетләребез ишекләре безнең белән күңел җылысын һәм шатлыгын уртаклашырга әзер булган кешеләр өчен һәрчак ачык.
Корбан гаете һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, тынычлык һәм үзара аңлашу алып килсен! Сезгә һәм якыннарыгызга иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Ил-көннәребез имин булсын, кайгы-хәсрәтләрдән сакласын, киләсе гаетләрне дә саулыкта, шатлыкта бергәләшеп каршы алырга насыйп итсен. Чалган корбаннарыбыз, кылган догаларыбыз һәм ихлас теләкләребезне Аллаһ кабуллардан кылсын.
Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин,
Зеленодольск шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе
Фото: «ЯҮ» архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев