Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Яшь буын тәрбиясендә олыларның өлеше нинди?

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне, ди халык. Бу – яшь буынга йөкләнгән бурыч та. Әгәр дә яшьләр өлкәннәргә хөрмәт күрсәтсә, олыгайгач, үзләре дә шундый ук ихтирам-игътибар алыр. Бу хакта динебез дә искәртә.

Мөселманнар өлкәннәргә нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Яшь буын тәрбиясендә олыларның өлеше нинди? Картайгач та күңел көрлеген ничек саклап калырга? «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин безнең сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Диндә өлкәннәргә хөрмәт турында ни диелә? Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.) олыларга нинди мөнәсәбәттә булган?

– Кем олыларны хөрмәт итми, шуны хөрмәт итмиләр, ди рәсүлебез (с.г.в.). Бу – пәйгамбәребез сөннәте. Ул үзе дә өлкәннәргә тирән ихтирам белән караган. Хәтта намаз кылганда да, иң алгы рәткә өлкәннәрне куя торган була. Хәтта ки яшьләр белән аларның урыннарын алмаштырган. Рәсүлебез (с.г.в.) өлкәннәргә хөрмәт белән эндәшкән.

Бервакыт, сәхабәләр белән утырганда, пәйгамбәребез (с.г.в.) бер өлкән яшьтәге яһүдине соңгы юлга озатканнарын күргән. Аны ул урыныннан торып озатып калган. Ул шулай итеп үрнәк күрсәткән.

– Хәзер яшь гаиләләр балаларны әби—бабай тәрбиясеннән мәхрүм итә. Янәсе, заманча үстерәләр…

– Әби-бабайның тәрбиясе бик көчле. Нәсел өзелмәсен, нәселнең гореф-гадәтләре бетмәсен, әдәпләре, әхлаклары онытылмасын дисәң, аларның тәрбиядә катнашуы бик кирәк. Үзебез дә искә төшерик әле: «Фатиха»ны, «Раббәнә»не, «Колһу Аллаһ»ны кем өйрәтте безгә? Йә, улым, йә, кызым, укы әле, дип әби-бабайларыбыз өйрәтте түгелме? Алар өйрәткәнне хәзер дә беләбез бит.

«Заманча тәрбия» дия башласак, болар барысы да өзеләчәк. Ул хәзер заманча. 10 елдан соң хәзергесе инде бер дә заманча булмаячак. Әби-бабайлар бирә торган тәрбия үзенең нәтиҗәсен, яхшы, үрнәк булуын ничә еллар дәлилләп килә. Мөмкинлек бар икән, балаларны әби-бабай тәрбиясеннән өзмәгез!

– Олыгайган көннәрендә, балалары булып та, ялгыз гомер кичерергә мәҗбүр әби—бабайлар бар… Ата—анасын махсус рәвештә картлар йортына илтеп тапшыручылар да аз түгел…

– Ата-ана аяк астында – җәннәт. Әгәр дә алар бу дөньядан киткәндә, бездән риза-бәхил булмыйча, рәнҗеп китсәләр, без дә җәннәтле булмабыз. Аллаһ каршында ата-ана дәрәҗәсе бик олы. Без йокласын дип, алар йокламаган,  без ашасын дип, алар ашамаган. Картаймыш көнне ничек без аларны ташлыйк ди? Аллаһ мондый гөнаһтан сакласын.

– Олыгайган көндә күңел көрлеген югалтмас өчен, өлкәннәребезгә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Рәсүлебез (с.г.в.) янына бабай белән онык килә икән.  Алар аннан кыямәтнең кайчан киләсен сорыйлар. Рәсүлебез (с.г.в.): «Бабайга – тизрәк, оныкка соңрак килер», – ди. Димәк, без олыгайган саен бу көнгә якынаябыз.

Шунысын да онытмыйк: бу дөнья – фани дөнья. Намазга басарга өлгермәгәннәр, ураза тотмаганнар бу гыйбадәтләрне кылырга ашыксын иде. Мәчетләрдә дәресләр бара. Анда бабайлар төркеме дә, әбиләр төркемнәре дә бар. Андагы өлкәннәребезне күрсәгез! Дуслашып, бер-берсенә кунакларга йөрешә башлыйлар, бергә гыйлем дә эстиләр. Кыскасы, яңача яши башлыйлар. Дин юлына басыйк! Шул очракта күңелләр дә төшмәс, төшенкелек тә килмәс, бәрәкәт тә булыр.

 

Чулпан Галимова, Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев