Йә гайбәт сөйлибез, йә зарланабыз, йә ашыйбыз... Мәрхәмәтлерәк булыйк (редакциягә килгән хат)
Әссәламәгаләйкүм, кызлар. Газетада дини язмаларның күбрәк чыгуын теләр идем. Аллаһ бар кешегә бердәй йөрәк, бердәй язмыш бирми. Без төрледән-төрле, ләкин бер нәрсә барыбызга да бер: без Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз, шуны истә тотып, һәр көнебезне дөрес, изгелекне күбрәк эшләп үткәрик.
Казанның «Гаилә» мәчетендә булган саен, үксеп елап чыгып килүче ханым искә төшә. Нигә елавын сорагач, үзенең рус милләтеннән булган кешегә кияүгә чыгуын, иренең бүлмәсендә – икона, үзенекендә Шәмаил торуын, ә улының ире динен сайлап, чиркәүгә юл тотуын әйтте. Булдыра алганча юаттым, әмма үзебезне шул хатын урынына куеп карасак, нишләр идек икән?! Аллаһ сакласын.
Балтач мәктәпләрендә элек әхлак дәресләре укытыла иде, хәзергесен белмим. Әхлак дәресе кирәклеген аңлаганнар үзләре дә тизрәк дингә килә инде ул. Мәктәпләрдә хәзер укытучылар да җитми икән, бу да бик кызганыч хәл.
Арча педучилищесына кергәч, монда тәртип хәрби мәктәптән ким түгел иде. Иртәнге сигездән кичке дүрткә кадәр дәресләр, аннан музыкага өйрәнү, атнага мәҗбүри ике түгәрәк, әле минем стена газетасы чыгаруга күпме вакытым китә иде. Безнең кебек әтиле балаларга тулай торак юк (кайберәүләр әтиләре булса да, танышлык белән кергәннәр иде, билгеле). Кайткач, квартира хуҗасы керосинкада көнгә бер авылдан алып килгән бәрәңгене пешерергә рөхсәт бирә, ашарга маргарин яккан ипи, әле ипиен дә чират белән аласы. Идәнен хуҗабикә башта ком белән мунчалалап юдырта, аннан чүпрәкле чиста су белән юасы. Кичен тугызда утны сүндертә, дәресең әзерләнеп бетү-бетмәүдә эше юк.
Педучилищеда да дежур торасың, генераль җыештыру бар. Кросс, чаңгы ярышы, Сабан туенда катнашу мәҗбүри. Керләрне юарга хуҗабикәдән рөхсәт юк, җәяү шимбә көн 10 чакрым авылга күтәреп кайтам. Менә шулай, студент чакның авырлыкларына түзелгән. Алда яхшы тормыш булачагына өметләнгәнбез.
Элек ашарларына булмаса да, кешеләр белем алырга тырышкан. Дөньяви белем генә түгел, дини белем дә кирәк. Гаиләңдә берәрсе ахирәткә күчсә, иң элек нәрсә эшләргә кирәклеген белеп тору беркемгә комачауламый, киресенчә, ярдәм итә. Җәлил хәзрәт әйтмешли, без өч нәрсә белән шөгыльләнәбез: йә гайбәт сөйлибез, йә зарланабыз, йә ашыйбыз…
Әйе, беренче урында ашау тора, дип уйлыйм мин, кешеләрне күзәтеп. Безнең әниләр яшәү өчен генә ашаганнар. Мәрхүмә әнине абыстайга юыштым. Кочакка сыярлык курчак кадәр генә иде, бәгырькәем... Әти-әниемнәр кеше сөйләмәде, зарланмады, һаман эштә, һаман кешеләргә мәрхәмәтлелек, яхшылык эшләүдә булды. Урыннары Фирдәвес җәннәтләрендә булсын, йә Раббым, әмиин.
Кешеләрнең кайберләре намаз, Коръән турында сүз кузгатсаң, аннан кире кайткан кеше юк, кем барып күргән, иртә әле, пенсиядә укырбыз, диләр. Ярый, тәкъдиреңә пенсиягә чыгып, озак яшәү язылса, шәригатьчә яши алсаң. Арабыздан дингә кермичә, бик иртә китүчеләр күпме?! Күпме гыйбрәт, күпме бәла-казаларны Аллаһ күрсәтеп тора, кайбер кешеләр һаман гамьсезлектә... Һава торышы төрлечә, без начар булганга, тәкәббер булганга, Аллаһ җәзасын озак көттерми инде ул. Биргәнеңә шөкер, дип, барына канәгәть булу кирәк.
Кайбер ата-аналар балалары укырга керсә, үз башы белән керде, мәктәптә алтын медаль бирмәсәләр дә, шәп укыды, ди. Бөтенесенә укытучы хезмәте кергән. Укытучы яхшылап өйрәткәнгә, үзенең шул фәнгә мәхәббәте булганга кергән. Миңа дөньяви белемне дә, дини белемне дә укытучыларым, остаз, хәзрәтләрем бирде. Мин аларга бик рәхмәтле. Безгә мәдрәсәдә яхшы белем биргән остазларыбызның берсе Зөлфәт хәзрәт Гомрә хаҗында булды. Төркемендә 80 кеше. Күпме хезмәт куярга кирәк анда да. Хаҗда булганнарның күңелләре үзгәреп кайта. Намазда булмаганнар намазына басып, Коръәнне дә өйрәнә, мәрхәмәтлерәк тә була башлый... Анда азан да башкача яңгырый, ягъни күңел төпкелләренә үтеп керә…
Әле каенана, әле килененнән, әле туганыннан, әле күршесеннән, әле һава шартларыннан зарланучылар, уйланыйк: бүген, мең шөкер, без исән! Без яшибез, яхшылык эшләргә ашыгыйк! Кайчан китәчәгебез күптән Ләүхелмәхбүздә язып куелган, әмма беребез дә бу хакта белми. Комсызлыктан арыныйк, акча артыннан кумыйча да рәхәт, бәрәкәтле яшәп була.
Әти-әнисен карамаучылар, яисә соңгы юлга озатырга кайтмаучылар да, әти-әни байлыгын бүлә алмаучылар да, күрше хакын белмәүчеләр дә, кеше гаиләсен бозучылар да, кул астында эшләүчеләрне рәнҗетүчеләр дә, җир-ызан өчен талашучылар да, башка начар гамәлләре булганнар да уйлансын! Мәрхәмәтлерәк булыйк: кабердә үк Мөнкир, Нәкир исемле фәрештәләргә җавап бирәсебез бар, Кабер газабы да бар, Аллаһ сакласын.
Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев