Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Һидаят нәрсә ул?

Әлеге сорауга Җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.

– Гарәпчәдән тәрҗемәсе (кемне дә булса) туры юлга юнәлтү, җитәкчелек.

Һидаят өч төрле була:

  • барлык нәрсәнең (мөселманнар һәм мөселман булмаганнарның, Галәмнең һәр кисәкчегенең) җитәкчелеге: «Аны мактавы белән данламый калган берни юк, ләкин сез аларның мактауларын аңламыйсыз». (Коръән, 17: 44)
  • кешеләргә һәм җеннәргә карата җитәкчелек (туры юл – Һидаят). Алар җитәкчелекне кабул итә ала (бу мөселманнар) яки аны кабул итмиләр (мөселман булмаганнар). Җитәкчелекнең бу төре пәйгамбәрләр аша тапшырыла.
  • Тәүфикъ – чын дин тотучыларга («мөъмин») һәм Аллаһтан куркучыларга («мөттәкин») карата җитәкчелек. Беренче төр кебек үк, бу җитәкчелек турыдан-туры Аллаһ Тәгаләдән килә. Тәүфикъ пәйгамбәрләргә буйсынмый: «Сөекле кешеләреңне, әлбәттә, туры юлга күндерә алмассың» (Коръән 28:56). Шул ук вакытта, икенче төр җитәкчелекне кабул итми торып (шәригатькә буйсынмыйча), кеше тәүфикъка ирешә алмый.

Илдар хәзрәткә тулы һәм ачык җаваплары өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Ә сездән, кадерле укучылар, кызык­лы сораулар көтәбез! «Иман нуры» сәхифәсендә яңа очрашуларга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев