Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Гайбәтне сөйләү генә түгел, тыңлау да – гөнаһ

Гайбәт сөйләү ислам динендә иң зур гөнаһларның берсе санала. Кеше ни өчен гайбәт сөйли? «Гайбәт кабер газабына илтә», – диюләре дөресме? Укучыларыбыз игътибарына Мөхәммәт хәзрәт Мифтаховның гайбәт турындагы фикерләрен тәкъдим итәбез.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: «Кешедә булган нәрсә турында сөйләсәк, ул – гөнаһмы?» – дип сораганнар. Пәйгамбәребез исә: «Әгәр сез анда булган нәрсә турында сөйләсәгез, бу гайбәт була. Әгәр аның турында булмаган нәрсә сөйләсәгез, ул ялган була», – дип җавап кайтарган.

«Тел изгелектә эшләсен»

Тормышта яхшырак булуның ике ысулы бар. Аның беренчесе – хакыйкатьтән яхшырак булу, нәрсәдер эшләү, тырышу, үзгәрү. Икенчесе башка кешеләрне түбәнсетүдән гыйбарәт. Ни кызганыч, арабызда күпләр нәкъ менә шушы соңгы алым бәрабәренә үзен яхшырак итеп күрсәтергә тырыша. Эшсезлек аркасында гайбәткә кереп китүчеләр дә бар. Кешене эштән алу, аның урынын яуларга тырышу кебек мәкерле ниятләр дә моңа сәбәпче булырга мөмкин. Гайбәт сатуга иң зур сәбәпләрнең тагын берсе – телеңне игелектә эшләтмәү. Кешеләрне яхшылыкка өндәп, игелек турында сөйләп, телен шундый яхшы ысул белән генә эшләткән кешенең гайбәт сатарга вакыты да, көче дә калмаячак. Кеше хөсетле булу аркасында да гайбәт сатарга мөмкин.

«Тыңлау да – гөнаһ»

Әгәр без кешегә гөнаһ эштә теләктәшлек күрсәтәбез икән, үзебез дә гөнаһлы булып саналабыз. Шуңа күрә гайбәтне сөйләү генә түгел, тыңлау да – гөнаһ. Әгәр кеше гөнаһ эшләгәндә урында басып, карап торса, гайбәт сөйләгәндә аны тыңлап утырса, димәк, ул аңа үзенчә бер көч-куәт биреп тора дигән сүз. Шуңа күрә кеше гайбәт сөйли башлый икән, аны шундук туктатырга кирәк. Бу – безнең бурычыбыз. Әмма моны аңа тупас итеп түгел, хикмәтле, йомшак ысуллар белән аңлатырга кирәк.

«Газапка алып бара»

Гайбәт сөйләү кабердә дә, Кыямәт көнендә дә газапка алып бара. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләре дә шуңа ишарәли. Кеше тәүбә кылып, гайбәт сөйләгән кешесеннән гафу сорамаса, аның хакын бу дөньяда хакламаса, ул, дөрестән дә, кабер газабына илтергә мөмкин.

«Хупларга ярамый»

Әгәр берәү кеше турында сөйләгәннән соң, килеп, аннан гафу үтенмәсә, яисә аның турында начар сүз сөйләгән урыннарда яхшылык сөйләп, шул кешегә хакын кайтармаса, Кыямәт көнне ул үзенә тиешле әҗер-савабын шул кешегә бирәчәк. Шуңа күрә үзең турында гайбәт ишеткәч: «Сөйләсеннәр, гөнаһларым кимер», – дип әйтү дөрес түгел. Бу аларны куәтләгән кебек килеп чыга. Без исә гөнаһларны сүздә дә, гамәлдә дә хупларга тиеш түгел. Шуңа күрә бу очракта: «Сөйләсәләр, киләчәктә әҗер-савапларын үземә бирерләр», – дияргә кирәк.

«Артыгын сөйләргә кирәкми»

Рөхсәт ителгән җирдә кеше турында сөйләсәк, ул гайбәт саналмый. Әйтик, берәүнең кызын кияүгә бирәсе килә дә фәлән егет турында сораша, ди. Бу очракта ул гайбәт саналмый. Кешене эшкә алганда элеккеге эшеннән аның турында мәгълүмат сорау да моңа керми. Әмма бу очракта да кеше үзен билгеле бер кысада тотарга тиеш. Аннан кеше турында эшкә бәйле мәгълүмат сораганнар икән, ул шул турыда гына сөйләргә тиеш. Артыгын сөйләргә кирәкми. Бу очракта инде ул гайбәткә әвереләчәк.

«Гафу сорарга кирәк»

Гайбәттән котылу өчен, Ходай Тәгаләгә: «Киләчәктә башка гайбәт сөйләмәм», – дип вәгъдә бирергә кирәк. Аннары гайбәте сөйләнгән кеше янына барып, аннан гафу сорарга кирәк. Әгәр ул кешедән гафу сорагач, ара тагын да бозылырлык булса, кеше аның турында начар сөйләгән җирләрдә яхшы итеп сөйләргә кирәк. Кыямәт көнендә бу да игелек булып исәпләнәчәк.  

Динә Гыйләҗиева, Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев