Җен ияләшкәнне ничек белеп була?
Өшкерүгә хәзер халык ничек карый? Муллага мондый ярдәм сорап килүчеләр бармы? Ир-ат белән хатын-кызларны бергә җыеп өшкерү дөресме? Бу сорауларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

- Рөстәм хәзрәт, сезгә өшкерегез дип килүчеләр күпме?
- Өшкерегез дип килүчеләр саны бер дә үзгәрми. Ел да өшкерүгә килүчеләр бер төрле. Әлбәттә, яз, көз көне килүчеләр арта. Ләкин күбесенчә балаларны өшкерегез дип олылар килә.
- Җеннәрнең исемнәре буламы?
- Әйе, алар кешеләр кебек. Аларның үз цивилизациясе бар. Җеннәрнең дә исемнәре була.
- Нинди кешегә җен ияләшә?
- Иң беренче чиратта, халык шуны белеп, аңларга тиеш: җеннәр пычрак җирдә яши. Мәсәлән, дин ягыннан пычрак җир — ул этләр булган урын. Хәзер күп кеше өендә эт асрый. Андый өйгә җеннәр ияләшә. Өендә булгач, әлбәттә, ул кешегә дә һөҗүм кылырга, керергә мөмкин. Гөнаһлы кешеләргә керә. Мәсәлән, нык таралган гөнаһ — зина кылучылар. Никахлары юк, олылар да, хәтта үсмер балалар да җенси мөнәсәбәт кылалар. Аллаһы Тәгалә шулардан сакласын иде. Аларга да җеннәр ияләшергә мөмкин. Аллаһы безне шушы хаталы юллардан сакласын.
- Җеннән котылып булмаган очраклар бармы?
- Әлбәттә, сихер кылу, җеннәр керү төрлечә була. Бик көчле җеннәр дә бар. Көчле җеннәрне ала алмыйча калган очраклар да булды. Андыйлардан Аллаһы сакласын иде.
- Өшкергән вакытта кеше нәрсә тоя?
- Өшкерү төрлечә була. Кешегә җен керү — сирәк хәл. Күбесенчә сихер, күз тигәннән өшкерәбез. Кеше өшкергәннән соң җан тынычлыгын сизәргә тиеш.
- Балаларга җен ияләшә аламы?
- Балаларга җен ияләшү сирәгрәк, күбесенчә күз тиюдән өшкерәбез. Хәтта үзебез ата-аналар да балабызга күз тидерергә мөмкинбез. Ләкин җен дә ияләшергә мөмкин. Җеннәр сирәк кенә кешегә керә, күбрәк күз тию, зәхмәт, башка сихерләр булырга мөмкин.
- Балаларны җеннәрдән ничек сакларга?
- Үзебез дә, балаларыбыз да тәһарәтле булып кына. Йокларга ятканда балаларыбызга догалар өйрәтик. «Аятел Көрси», «Фәлакъ»ны укып, йокларга ятсыннар. Балалар белмәсә, үзебез укып, алар өстенә өреп, йокларга ятсак иде.
- Коръәнне яхшы белсәләр, әти-әни кеше өшкерә аламы?
- Әйе, әти-әни үз балаларын өшкерергә тиеш.
- Хәзер ир-ат белән хатын-кызларны бергә җыеп өшкерүләр бар? Файдасы бармы?
- Әлбәттә, бар. Өшкерү төрле булырга мөмкин. Бөтенесен бергә җыеп өшкерү дә, гаиләне, кешене аерым өшкерү дә ул безнең сөннәтебездә күрелгән. Кешеләр йөрсеннәр, файдасы булсын.
- Өшкерми калган очракта кеше белән нәрсә була?
- Күз тигән, сихер кылынган, җен кергән икән — чирли. Күп әшәке чирләр дә сихердән булырга мөмкин.
- Көннең кайсы вакытында җеннәр кешегә тәэсир итә?
- Кояш баегач, җеннән сакланырга кирәк. Өйдән чыкмагыз, балаларыгызны да чыгармагыз. Аларга җеннәр һөҗүм итәргә мөмкин.
- Җен ияләшкәнне ничек белеп була?
- Кеше аны үзе сизми. Өшкерүче генә белә ала. Кешеләргә сирәк керә. Шикләнмәгез. Җен ияләшүдән һәрберебезне Ходай сакласын.
- Кеше өшкерүдән баш тартса, аны якыннары өшкертә аламы?
- Әйе. Мәсәлән, өшкерелгән ризык ашатып, эчертеп була. Аның да файдасы булыр.
- Башка дин кешесен өшкереп буламы?
- Башка дин әһелен без өшкерсәк, аңа файда булыр. Әгәр башка дин кешесе безнең мөселман әһелен өшкерсә, файдасы булмас.
- Өшкерү күпме вакыт дәвам итә?
- Чиргә карап, кимендә өч тапкыр өшкерергә кирәк.
- Өшкерүгә нәрсә алып килергә кирәк?
- Иң беренче чиратта, кемне өшкерергә кирәк — шуны китерергә. Су, тоз, ризык алып килүнең дә зыяны булмас.
- Элек муенга дога язылган бөти тагып йөриләр иде, аның файдасы бармы?
- Һәр доганың файдасы бар. Кесә саен дога китабы бар. Муенда бөти булса, ул бөти белән мунчага, бәдрәфкә керергә ярамый. Бу хакта онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев