Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Диндә кече һәм олы Кыямәт дигән нәрсә бар. Аларны ничек аңларга?

Сорауга Җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.

– «Шул Сәгать җиткән көнне, гөнаһлылар җирдә яки кабердә нибары бер сәгать кенә булдык дип, ант итәчәкләр. Шулай ук аларны хакыйкатьтән ераклаштыр­дылар» (Рум, 30/55). Бу аятьтә «сәгать» сүзе Кыямәт көнен аңлата. Ул ике өлешкә бүленә:

1. Кече Кыямәт көне,
2. Зур Кыямәт көне.
Кече Кыямәт көнне җан тәннән аерылып, Исрафил фәрештә мөгезенә быргы кычкыртканчыга кадәр дәвам итә. Димәк, кеше үлгән икән, аның өчен Кече Кыямәт көне җиткән. Зур Кыямәт көне Исрафил фәрештәнең мөгезенә икенче тапкыр быргы кычкыртуыннан башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев