Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Дин юлы - сынауларга бай юл

Олы Җәке авылының, аның мәчетенең һәм имамнарының кыска тарихы һәм мәчеттә гыйлем алуга комачаулаган кыенлыклардан арыну юлларын табу турында.

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.
Яшел Үзән районына кергән бу авыл республикабызның төньяк-көнбатышында Марий-Эл чигендә урнашкан. Төньяктан һәм көньяктан авылны тауга охшаш калкулыклар җил-давылдан саклап тора, тау битләрен урман уйдыклары бизи һәм төньяк тау битендә үскән, ашап туймаслык һәм җыеп бетерә алмаслык, хуш исле җир җиләкләр уңыш бирә. Көнчыгыштан көнбатыш юнәлешендә авыл аша кечкенә генә булган Петьялка (Питиал) исемле елга уза. Олы Җәкенең нәкъ уртасында искитәрлек тәмле сулы чишмә агып тора. Авылдагы төзек, матур һәм мул йортлар биредә тырыш, уңган һәм кулыннан эш килә торган кешеләр яшәвенең билгесе булса, ә инде сыйфатлы итеп төзелгән зур мәктәп һәм мәдәният йорты, урамнарда төзек юллар авыл белән булдыклы, халыкка карата игътибарлы һәм кайгыртучан шәхесләр җитәкчелек итүенең күрсәткече булып тора.

Ишеткәнемчә, авыл элек мари ягындагы тау битендә урнашкан була һәм ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында халык күпләп үлә башлый. Шул фаҗигадән котылу максаты белән күчеп утыруга карар кылына һәм йортлар, таудан аска төшеп, хәзерге урында салына. Авылда сакланып калган бер риваять буенча, кулга алынган декабристларны Себергә авылның төньягында тау өстендә сузылган юлдан озатканнар. Себергә юл Урал аша уза, ә Уралны татарлар Җәек дип йөрткән һәм авыл кырыеннан узган юлны да Җәек юлы дип атаганнар, шул сәбәпле, авылның исеме Олы Җәке булып калган дигән фикер сакланган.

Мәчет турында алып барасы сүзне мин авылыбыз мөгәллимәләренең берсе булган һәм авылның мәчетләре, имамнары тарихын ачыклауда булышкан Миләүшә ханым Закирова тапшырган юллар белән башлап җибәрәм.

Тәрәзәмдә мәчет күренеп тора,
Манарасы аның яшел фәсле.
Түбәсенә кунган алтын ае
Чакырып тора картны-яшьне.

Элек-электән татар авылларының күрке, йөзек кашы булып Аллаһ Тәгалә йорты – мәчет саналган. Юлчылар да, айлы манараны күреп, монда шәфкәтьлелек, миһербанлылык хөкем сөрә, дигән фикергә килгән. Бүгенге көндә дә мәчетләр үзенең әһәмиятен югалтмый һәм алар тирә яныбызны бизәп торучы корылмалар гына түгел – аларда халкыбызның чал тарихы, шатлыгы-хәсрәте. Мәчетләрдә рухи мәдә-ниятебезнең бай сәхифәләре чагылыш тапкан, алардан иман нуры бөркелә. Юкка гына: «Авылның күрке – мәчет, мәчетнең күрке – халык», – димәгәннәр.

Мәчетебез тарихына күз салсак: беренчедән, әлбәттә, Олы Җәкедә ул була һәм, икенчедән – халкыбызны саклап калган, үзенең тиңдәшсез вазифаларын хәерлесе белән үтәп бара. Татар халкының тарихы һәм анда ислам диненең биләгән урыны турында хәзерге көндә бик күп китаплар һәм башка чыганаклар табарга була һәм бу, күбесенчә, үзебезнең тарихчыларыбыз язган хәзинә. Шуңа карамастан, мин сезгә татар тарихчылары белән чикләнмичә, бер рус кешесе, шуның өстенә үзенең рәсми вазифалары буенча татарларны чукындыру эше алып баручы шәхес язып калдырган китапны укып чыгарга тәкъдим итәр идем. Сүз кыска гына булган «Казан татарлары» дип аталган китап турында бара. Авторы П.В. Знаменский (1836-1917) – Рус чиркәве тарихчысы. 1862-1897 елларда Казан дини академиясендә укыта.

Бу кеше безнең бабаларыбыз, бигрәк тә аларның ислам диненә булган мөнәсәбәте турында үзенең соклану тойгыларын яшермичә, безгә искиткеч кыйммәтле мәгълүмат ирештереп калдыра. Шуны да әйтми уза алмыйм, ул бабаларыбызның күркәм сыйфатларын татар авылларында мәчет һәм мәдрәсәләр эшләп килүе белән аңлата. Бу китаптан берничә генә өзек китерәбез:

«Өй түрендә киң агач сәкедә йоклыйлар. …Сәкедә йомшак ястык, мамык түшәкләр, мендәрләр – татарларның рәхәтләнеп йокларга яратканы күренеп тора, урыслар кебек каезланып беткән тунына ятып йокламый».

«Гаҗәп түгел, – ди ул, – күпсанлы мәктәпләре һәм китаплары булган татарлар хәзер барысы да диярлек укый-яза белә һәм надан рус крестьяннарына, гомумән, бөтен рус мәгарифенә түбәнсетеп карый».

«Китап укырга яратканга, татарлар русча укырга-язарга да шактый җиңел өйрәнә, татар солдатлары яңа белемне урысларга караганда тизрәк үзләштерә».

«Инде өч йөз ел буе урыслар белән һәм рус патшасы кулы астында яшәсәләр дә, алар урыслашырга уйламый да, алай гына да түгел, күршедәге башка милләтләргә үзләре зур йогынты ясый һәм аларны мөселманлыкка, аннары татарлыкка күчерә».

«Татар үзенең килеп чыгышы белән дә, белеме белән дә, фанатикларча бирелгән дине белән дә, гомумән, татарлыгы белән ихластан горурлана».

Афәрин, безнең бабаларыбызга мәдхия дәрәҗәсендә бирелгән бу бәя, алар турын- да әйтелгән бу күркәм сүзләр – шатлык, бабаларыбызга карата горурлык, алар белән соклану хисләре уята, бигрәк тә, бу сүзләрне кем әйткәнен истә тотсак.

Фәрид хәзрәт Фәхруллин.
Олы Яке

Дәвамы бар

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев