Дин буенча нинди дәвалану ысуллары рөхсәт ителә?
Кеше авырмый тормый. Чирнең тиз генә узып китә торганы да, бөтенләйгә урын өстенә калдырганы да бар. Коронавирустан дәваланган бер танышым, бу чирдән соң мин тормыш кыйммәтләренә башкача карый башладым, дигән иде. Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин да нинди генә авыру булмасын, аны сабыр гына үткәреп җибәрергә һәм шуннан гыйбрәт алырга кирәклеге турында сөйләде.
– Хәзрәт, кешегә авыру килгәндә, ул аны ничек кабул итәргә тиеш?
– Иң элек мөселман кешесе бу дөньяның сынау урыны икәнлеген исендә тотсын иде. Бәла-каза барыбызга да, хәтта гөнаһысы булмаган кешегә дә килергә мөмкин. Әгәр Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) тормышына карасак, ул, Аллаһның иң сөйгән мәхлугы булуына карамастан, бик зур авырлыклар белән сынала: ир балалары яшьли вафат була, аны үз өеннән, үз шәһәреннән үлем куркынычы астында чыгаралар һәм башка төрле авырлыклар белән очраша.
Коръәндә Аллаһ Әюб пәйгамбәр турында искә ала. Аның бөтен тәнендә лепра (хроник йогышлы авыру) булуы, ләкин сабырлыгы һәм Аллаһка ялваруы белән бу авырудан котылуы тасвирлана. Шуннан чыгып галимнәребез кеше тормышында авырлыклар, шул исәптән төрле авырулар сынау булырга мөмкин ди. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә: “Иң зур сынауга дучар булганнар – пәйгамбәрләр. Аннан җиңелрәкләре – пәйгамбәрдән түбәнрәкләргә”, – ди.
Гөнаһлары булмаган изге пәйгамбәрләр дә сыналгач, бу гади кешегә дә кагыла дигән сүз. Шулай ук китапларда авыру-сынаулар кешенең кылган гөнаһ-хаталарына җәза-искәртүе дә булырга мөмкин дип әйтелә. Аллаһ Коръәннең “Шура” сүрәсендә: “Сезгә килә торган авырлыклар – үз кулларыгыз белән эшләгән гөнаһлар өчендер. Ләкин шулай да Аллаһ аларның күбесен гафу кыла”, – дип кисәтә.
Димәк, Аллаһ тәкъдире белән кеше авырлыкларга юлыга икән, ул моннан дөрес нәтиҗә ясарга тиеш. Беренчедән, төшенкелеккә бирелү динебездә тыелган. Аллаһ рәхмәтеннән өмет өзүчеләр – хәсрәттә булырлар. Ничек кенә авыр булмасын, тормышыңны алга алып барырга тиешсең. Икенчедән, башкалар турында яхшы уйлап, үзебезне тәнкыйтьли белү дә зарур. Әгәр берәр таныш-белешебез авырса, хәле начарайса, “Аллаһ сынавы, Раббым җиңеллек бирсен!” дип дога кылып, яхшы уйда булырга тиешбез.
Ләкин үзебезгә авырлык килсә, уйланып, сәбәбен эзләргә тырышып, “хаталанганмын, гөнаһ кылганмын, Раббым кичер!” дип тәүбәгә килик. Һәм өченчесе – Аллаһның бар нәрсәгә дә кодрәтле икәнен исебездән чыгармыйк. Нинди генә куркыныч чир булмасын, нинди генә зур авырлык булмасын, Аллаһ ул хәсрәтләрне күз ачып йомганчы бетерергә кодрәтле.
– Авыру һәм сынаулар Аллаһның рәхмәтенә ирешү юлы дигәннәре шулмы инде?
– Бу сүзләрнең мәгънәсе хак. Аллаһ илчесенең хәдисендә әйтелгәнчә, мөселман кешесенә нинди генә авырлык килмәсен, авыру, курку, кайгымы, хәтта аягына кадалган чәнечке булса да, шул авырлык сәбәпле Аллаһ аның гөнаһларын ярлыкый. Димәк, ул авырлыклар аша Аллаһ кешене пакьлый, чистарта. Һәм Кыямәт көнендә, иншалла, Үз рәхмәтенә ирештерер.
Ләкин Аллаһ рәхмәтенә ирешер идем дип үз-үзеңә авырлыклар, бәла-казалар теләп утыру динебездә тыелган. Пәйгамбәребез: “Берегез дә үз-үзенә үлем теләмәсен!” – дия торган була. Үлем булсынмы яки авырулармы, кеше һәрвакыт Аллаһтан иминлек сорарга тиеш. Чөнки Аллаһ сынавына сабырлык җитәрме – анысын беребез дә белми.
– Авырган кешене хәлен белүнең дә савабы күп, диләр.
– Чирләп киткән кешенең хәлен белү – кардәшеңнең хакы дип тә әйтелә. Мөселманның икенче бер мөселманга карата алты хакы бар. Авырып киткән кардәшеңнең хәлен белү – шул хакларның берсе. Чирләгән кеше, гадәттә, төшенкелеккә бирелә, кәефсез була. Менә шул вакытта көтмәгән җирдән таныш-белеш килеп хәлне белешсә, яхшы теләк-догалар кылып китсә, кәефләр дә үзеннән-үзе күтәрелә.
Үзенә карата игътибар сизгәч, үзенең кирәклеген аңлый, тизрәк терелим дип, авыруга каршы көрәшергә теләк барлыкка килә. Сүз уңаеннан әйтеп узыйм, гарәпләрдә шундый бер гореф-гадәт бар: әгәр чирле кешене күрсәләр, “бу авыру түгел, сәламәт кеше”, якын арада сәламәт булса иде дип теләк теләп китәләр. Безнең халыкта да “туйга кадәр төзәлә”, “батыр ярасыз йөрми” дигән әйтемнәр бар. Бик яхшы әйтемнәр. Авыруларга сүзләребез белән генә булса да таяныч, терәк күрсәтергә тиешбез.
– Аның янына баргач, нәрсәләр турында сөйләшергә ярый һәм ярамый?
– Хәл-әхвәлен белү һәм тәненә сихәт сорап дога кылу тиешле. Гомумән, күңелен күтәрә торган сүзме, күчтәнәч белән булсынмы, ничек мөмкинчелегебез бар, шулай авыруга ярдәм күрсәтик. Әлбәттә, күңелен төшерә торган сораулар бирергә, сүзләр әйтергә ярамый. Вакытын күп алмыйча, әдәп саклап сөйләшегез. Әгәр авыру үлем хәлендә булса, әҗәлен көтеп ятса, йомшак кына ахирәт турында, тәүбә турында искә төшерү дә бик яхшы булыр.
Һәм дә шәһадәт кәлимәсен әйттерү тиешле. Пәйгамбәребез дә шулай кушкан. Чөнки бу дөньяда соңгы сүзе шәһадәт кәлимәсе булган мөселман – җәннәт әһеле булачак, диелә хәдистә.
– Дин буенча нинди дәвалану ысуллары рөхсәт ителә?
– Динебез безгә, нинди генә авыру килмәсен, дәваланырга, медицина белгечләренә мөрәҗәгать итергә куша. Аллаһ илчесе: “Әй, Аллаһ коллары, дәваланыгыз! Аллаһ нинди генә чир булмасын, аның янына дәвасын дә җибәрде. Үлемнән генә дәва юктыр!” – диде. Шул сәбәпле борынгыдан ук әби-бабаларыбыз “чирен яшергән – үлгән” дигән. Өйдә ятып, түшәмгә карап авыру үзе бетәр микән дип көтеп яту динебездә ярамас гамәл булып санала.
Аллаһ илчесе үз чорында хиҗама, бал, кара тмин орлыгы һәм башкасы белән дәваланган. Без дә файдасы исбатланган, белгечләр арасында бердәм рәвештә хупланган дәваларны кулланырга тиеш. Гомумән, авыруга каршы көрәшергә кирәк. Ислам дине “үлсәң үл, әҗәлеңне көтеп утыр” дип әйтми.
– Сәдака биреп дәвалану да бар икән.
– Мин сәдака дип кенә әйтмәс идем. Гомумән, игелекле гамәл кылып Аллаһка дога кылу, шуларны күздә тотып Аллаһтан чирдән арынуны сорау да дөрес.
– Авыру безгә сәламәтлекнең дә кадерен белергә өйрәтә бит.
– Кызганыч, сәламәтлекнең кадерен бары тик үзебез авыргач кына искә төшерәбез. Пәйгамбәребез: “Кешеләрнең күпчелеге ике нигъмәтнең кадерен оныталар: ул – сәламәтлек һәм буш вакыт”, – ди. Чынлап торып уйлап карасаң, сәламәтлекнең Аллаһның зур бүләге, нигъмәте икәнлегенә төшенергә була. Кемдер бай булып та авырулардан интегә. Кемдер рәхәт яшәп, тәмле ашаса да, балалары авырулары белән сынала. Алар һәрберсе андый чакларда исән-сау булыр өчен бөтен акчаларын сарыф итергә әзер. Бер хәдистә: “Әгәр берәрегез өендә иминлектә уянса, үзе сәламәт булып шул көнгә җитәрлек ризыгы булса – ул бөтен дөнья байлыкларын җыйган кебек булыр!” диелә. Димәк, аяк-кулың бөтен булса, тәнең сихәтле, балаларың сәламәт булса, Аллаһка шөкер ит.
– Кыямәт көнендә кеше ул нигъмәт өчен җавап та тотачакмы?
– Әйе, тәнебез – Аллаһ биргән әманәт. Һәм Кыямәт көнендә ул әманәтне ничек үтәвебез турында соралачакбыз. Әгәр Коръән китабын ачып карасак, анда Аллаһның безне сәламәтлеккә, иминлекккә чакырганын күрербез. Хәтта ашау мәсьәләсендә дә. Аллаһ әйтә: “(Хәләл булган, рөхсәт ителгән, җаныгыз теләгән) ризыкларны ашагыз, эчегез, әмма ләкин исраф кылмагыз”, – ди.
Бүгенге заманада ул бигрәк актуаль. Элек кеше ашамыйча чирләсә, бүген күп ашап чирли, зарарлы ризык-эчемлек сәбәпле иза чигә. Шуңа күрә Аллаһ илчесе: “Үзегезгә һәм башкаларга зыян салмагыз”, – ди. Үз-үзеңә, тәнеңә, сәламәтлеккә зыян китерә торган барлык әйбер тыелган. Шулай ук Аллаһ Коръәндә: “Үзегезне һәлакәткә илтмәгез”, – дип кисәтә. Димәк, сәламәтлекне ныгыту, саклау – Аллаһның әмере, динебездәге төп таләпләрнең берсе. Һәм Кыямәттә дә төп соралачак дүрт әйбернең берсе нәкъ менә кешенең тәненең сәламәтлеге, бөтенлеге булыр.
Аллаһ Раббыбыз барчабызга саулык-сәламәтлек насыйп итсен, төрле авырулардан имин кылсын иде!
Дилбәр Гарифуллина
Догалы йорт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев