Бүген, ягъни 27 нче май көнне, кояш баеганнан соң зөлхиҗҗә аена аяк басабыз
Зөлхиҗҗә – хаҗ ае ул. Шушы көннәрдә кардәшләребезнең беренче төркеме изге сәфәргә кузгалды, әле алдагы көннәрдә дә юлга чыгасы хаҗи-хаҗияләребез бар.
Зөлхиҗҗә аенда ике олуг бәйрәмнәребезнең берсе булган – Корбан гаете уза. Быел ул Аллаһ боерса 6НЧЫ ИЮНЬ көненә туры килә. Бу көнне Мәккәи Мөккәрамәдә булган хаҗи-хаҗияләр дә, туган якларында калган кардәшләребез дә Аллаһ ризалыгына омтылып, ихлас күңелдән корбаннар чала.
Зөлхиҗҗә аенда догалар кабул кылына, гөнаһлар ярлыкана торган көн бар. Ул ГАРӘФӘ КӨНЕ. Бу мөбарәк көн Корбан гаете алдыннан, ягъни 5НЧЕ ИЮНЬ көнне була. Гарәфә көнендә ураза тоту күркәм гамәл. Бу көн хакында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Гарәфәт җирлегендә, Гарәфә көнендә кылынган дога кире кагылмас”, – дигән.
Зөлхиҗҗә аенда Тәкбир әт-тәшрик көннәре бар. Ул 5, 6, 7, 8, 9 нчы июнь көннәрендә (5нче июньнең иртәнге намазыннан башлап, 9 нчы июньнең икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр) әлеге сүзләрне әйтү: “Аллааһү әкбәр, Аллааһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд”. Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә.
Зөлхиҗҗә аеның беренче ункөнлеге бик фазыйләтле. Аның хакында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһ каршында башкарылган иң сөекле, изге гамәл шушы зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә”, – дип әйткән. Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Бер көн дә, бер төн дә шушы зөлхиҗҗә ае ункөнлегенең бөеклегенә, аңа карата Аллаһның мәхәббәтенә тиң булмас”, – дигән. Икенче хәдистә: “Шушы көннәрдә тәкбир, тәхмид, тәһлил сүзләрен күбрәк әйтегез”, – дигән Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең зөлхиҗҗә аеның УНКӨНЛЕГЕН гамәл-гыйбадәттә, зикердә, тәсбихтә үткәргәнлеге риваять ителә. Корбан гаете көненнән тыш, зөлхиҗҗә аеның 9 көнен ул уразада үткәрә торган булган.
Корбан чалу вакыты 6нчы июнь Корбан гаетеннән соң башланып, 8нче июнь кояш баеганчыга кадәр дәвам итә. Аллаһ чалган корбаннарыбызны, бу көннәрдә кылынган гамәл-гыйбадәтләребезне кабуллардан кылса иде.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев