Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Барысы да Аллаһ кулында

9 апрельдә Россия УФСИНның Свияжск 5нче җәзаларны үтәтү колониясе мәчетендә гарәп телен өйрәнүчеләр бәйгесе узды. «Әл-Фатыйха» колония мәчетенә йөрүчеләр 5әр кеше бишәр командага берләшеп ярышты. Бәйгенең казыйлары Татарстан Диния нәзарәтенең УФСИН белән үзара мөнәсәбәтләрне координацияләү бүлеге начальнигы Айрат Зарипов һәм Татарстан Республикасы мөфтие вазифасын башкаручы урынбасары Нияз Сабиров булды. Бәйге...

9 апрельдә Россия УФСИНның Свияжск 5нче җәзаларны үтәтү колониясе мәчетендә гарәп телен өйрәнүчеләр бәйгесе узды.
«Әл-Фатыйха» колония мәчетенә йөрүчеләр 5әр кеше бишәр командага берләшеп ярышты. Бәйгенең казыйлары Татарстан Диния нәзарәтенең УФСИН белән үзара мөнәсәбәтләрне координацияләү бүлеге начальнигы Айрат Зарипов һәм Татарстан Республикасы мөфтие вазифасын башкаручы урынбасары Нияз Сабиров булды.
Бәйге берничә этаптан тора иде. Команда әгъзалары танылган татар мәгърифәтчесе, галим Әхмәт Һади Максудиның «Шифахия» китабыннан берничә җөмләне гарәп теленнән рус теленә тәрҗемә итте. Аннары гарәп телен өйрәнүчеләр «Аль-арабия байна ядайк» («Арабский в твоих руках») дәреслегеннән диктант язды. Аннары командалар бер-берсенә төрле сораулар биреп ярышты, соңыннан команда капитаннары көч сынашты. Бәйге ахырында җәзага тартылган мөселманнар Коръән сүрәләрен оригиналда укып, иң яхшы укучыны билгеләде.
Бәйгедә барлыгы 25 кеше катнашты. Алар ел дәвамында колония мәчетендә ислам нигезләрен өйрәнгән. Бәйгедә катнашучыларга 80 тамашачы көч биреп, дуслары өчен җан атып торды.
Бәйгедә катнашучыларның һәркайсы төрле урау юллар аша Аллаһка килгән, иман юлына баскан, кылган гөнаһларына тәүбә кылган. Һәм аларның һәркайсы Аллаһның сөекле бәндәсенә әйләнгән. Рәшәткәнең бу ягында да, ягъни Аллаһ һәм бәндә каршындагы гөнаһларны юып чыккач та, тугры юлларыннан тайпылмасыннар иде.
Игелек һәм изгелек кылып яшик!
16.fsin.su сайты буенча язманы Г.Минһаҗева
әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев