Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Балалар сөйләгәндә фәрештәләр канатлана

Ислам тәкъвименең беренче ае - мөхәррәмнең унынчы көне - Гашура көн һәм ул төрле вакыйгаларга бәйле рәвештә бәйрәм буларак кабул ителә. Билгеле булганча, Гашура көне инде узып китте. Бу бәйрәмне Яшел Үзән шәһәр мәдрәсәсендә һәр елны билгеләп узарга, аңа балаларны чакырырга, шуның белән аларда дингә карата кызыксыну уятырга тырышалар. Ноябрь...

Ислам тәкъвименең беренче ае - мөхәррәмнең унынчы көне - Гашура көн һәм ул төрле вакыйгаларга бәйле рәвештә бәйрәм буларак кабул ителә.


Билгеле булганча, Гашура көне инде узып китте. Бу бәйрәмне Яшел Үзән шәһәр мәдрәсәсендә һәр елны билгеләп узарга, аңа балаларны чакырырга, шуның белән аларда дингә карата кызыксыну уятырга тырышалар.
Ноябрь аеның бер якшәмбесендә шәһәрнең сигез мәктәбендә укыган һәм ислам кануннарына мөккиббән булган төрле яшьтәге балалар мәдрәсәгә җыелды. Аларның белемен һәм чыгышларын район мөхтәсибе имам Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, төзелүче Җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Гатауллин, мәдрәсә мөгаллимәләре, шушы кичәнең төп оештыручылары - мөслимәләр җәмгыяте әһелләре тыңлады һәм бәяләде.
Гадбделхәмит хәзрәт кичәне ачып җибәреп, мәктәпләрдә алынган белемнән тыш, дин гыйлеменең дә әһәмиятен билгеләп, шәһәрдә шундый иркен, матур мәдрәсә була торып, укырга йөрмәү, белемеңне арттырмау мөмкин эш түгел, диде.
- Мәдрәсәдә гарәп телен өйрәнү сезнең өчен бик әйбәт булыр иде, чөнки бу телне белсәң, бик күп башка телләрне өйрәнү җиңел булачак. Мөмкинлектән файдаланыгыз, укырга килергә хәзер дә соң түгел, әти-әниләрегез килеп, гариза гына язсын, - диде ул балаларга мөрәҗәгать итеп. - Укулар, гадәттә, якшәмбеләрдә 9дан 11 сәгатькә кадәр бара.
Илдар хәзрәт: «Гыйлемгә омтылыгыз, балалар. Пәйгамбәребез: «Шәкертләр белем алган вакытта фәрештәләр канатланыр», - дип әйткән диде.
- Дөньяви белемнән тыш, дини гыйлем алырга да омтылыгыз, - диде мөслимә Сания ханым Закирова. - Мин яшьтән үк дини гыйлем ала алмавыма бик үкенәм. Гарәп телен өйрәнсәгез, бик күп илләрдә аралашу сезгә җиңел булачак.
Мәктәпләрдән укытучылар җитәкчелегендә җыйналып килгән балалар дини белемнәрен - пәйгамбәрләр тормышы турында, сүрәләрдән өзекләр сөйләде.
16нчы мәктәптән VI сыйныф укучысы Мингалиев Гадел (Яшел Үзән мөслимәләр җәмгыяте рәисе Фәрзәнә Хәлиуллинаның оныгы) мәдрәсәгә укырга йөри, аңа бик ошый. 2 ел элек Коръән укучылар бәйгесендә катнашып, II урын алган.
- Миңа дәү әнием булыша, - ди ул. - Бу юлы мин Муса пәйгамбәр тормышын сөйләдем. Догалар өйрәнәм.
9нчы мәктәптән килгән II сыйныф укучысы Солтанова Әдилә бу кичәдә бик матур итеп Ихлас сүрәсен сөйләп күрсәтте. Аны да дәү әнисе - Һаҗирә ханым өйрәтә икән. Нәтиҗәсе күз алдында: Әдилә мәдрәсәдә дә, мәктәптә гел «5»ле билгеләренә генә укырга, музыка мәктәбенә дә, биергә дә йөрергә өлгерә.
Әлбәттә, бу балаларның дингә омтылуларында гаилә тәрбиясе, биг­рәк тә дәү әниләрнең тырышлыгы һәм үрнәге сизелә. Алма агачыннан ерак төшми шул.
Быел бу бәйрәмгә 9нчы лицейның да катнашуы сөендерә. Ә 7нче мәктәп укучыларын һәр елны Салисә җыйнап алып килә, аларны бу чыгышларга алдан әзерли, дин дәресләре дә бирә. Шуңа күрә бу мәктәп балалары һәрчак белемнәре белән аерылып тора.
- Әлеге чараны без балаларны ислам тарихына җәлеп итү максатын куеп оештырабыз, - ди Габделхәмит хәзрәт. Хәзрәт билгеләвенчә, мәдрәсәдә укырга балаларны бик көтсәләр дә, әлегә өч төркемдә 25ләп кенә бала укый. Ә хәзер укыйм дигәнгә юл ачык, Аллаһка шөкер. Әнә мәдрәсә якшәмбе көнне гөрләп тора. Укый башларга балаларга әле бу уку елында соң түгел, килсеннәр генә, мөгаллимнәр аларны биш куллап кабул итәчәк. Телне һәм динне белү әле кемгә комачаулаган. Әнә бу бәйрәмнән дә ап-ачык күренеп тора: мәдрәсәгә ак яулыкларын бәйләп, матур кәләпүшләрен киеп килгән, дин гыйлемен ала башлаган балалар акыллылар, белемлеләр, мәктәптә дә яхшы укый, түгәрәкләргә йөри һәм бик тә тәртиплеләр. Күз генә тимәсен.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X