Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Авылда мәчет була торып, йозак элү хәерле гамәл түгел

Мәчет ишекләре ачык булганда, Аллаһ бәланы авылдан читтә тота...

Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинның менә шундый эчтәлектәге үтемле вәгаземе, яисә авылыбызда мулла булган Ярхәм абый Шиһаповның хәвефле төстә вафат булганнан соң әтисенең изге эшен дәвам итү теләге тәэсиреме...

Хәзер инде болар мөһим дә түгел кебек, 2015 елдан Илшат абый Урысбага авылы мәчетендә муллалык эшен үз өстенә ала. Шушы еллардан бирле ул халыкны мәчеткә тарта, барлык дини бурычларны да үти. Бу савап­лы да, җаваплы да гамәл.

Авылыбыз мәчетле булганга да быел 26 ел. 1998 елда, районыбыздагы тирә-юнь авылларында иман йортлары төзелә башлагач, авыл картлары да, ул чактагы «Тукай» колхозы рәисе Әмир абый Фәсхетдиновка мөрәҗәгать итә. Өлкәннәрнең сүзе алтынга тиң, аларның хәер-ватыйхасы белән Әмир абый авылдашыбыз, ул чакта «Каздорсторой» ширкәте җитәкчесе Равил абый Гариповка чыга. Аллаһның рәхмәте, Равил абый мәчет салу идеясен хуплый, финанс ягыннан бик тә ярдәм итә.

Хәер, хөрмәткә лаек якташыбыз авылның бик күп эшләрендә булышучы олы йөрәкле кеше.
Авылдашлар да изге максатка саллы гына өлеш кертә. «Һәр Коръән ашында мулла-абыстайлар халыкны мәчет салуга дип өндәп торды, бөртекләп җыелган сәдакаларны төзелешкә тапшырып, һәр авыл кешесе хәленнән килгәнчә ярдәм итте», – дип искә ала авылның өлкән әби-апалары. Мәчетнең беренче елларында муллалык вазифасын Мөдәрис абый Камалиев, аннары Ярхәм абый Шиһапов үти. Аларны искә алуыбыз, дога булып ирешсен.

Мәчет салдыру – башкаларга файда китерер­дәй зур гамәлләрнең берсе. Бу хакта пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә бер хәдисендә: «Аллаһ Тәгалә өчен хәтта кош оясы кадәр генә мәчет төзеткән кешене Аллаһ җәннәтле итәр», – дия.
«Авылыбыз зур түгел. Халык саны елдан-ел арта дип, мактана алмыйбыз. Шулай да, мәчеткә йөрүче өлкән буын абый-бабайларыбыз бар. Һәр башкарыласы эш алар белән киңәшләшүдән башлана. Нинди генә тәкъдим белән чыксам да, беркайчан да каршы килмиләр. Аннары, башкарасы эшләрне бәйрәм гаете вакытында ир-атларга хәбәр итәбез. Авылдашлар, якташлар булмаса – мәчеттә мулла үзе генә эшләр башкара алмый», – ди Илшат абый.

Мәчет, зиратта уздырыла торган өмәләр ди­сеңме – авыл халкы гына түгел, якташларыбыз да кайтып, һәрберсе ярдәм итәргә ашкынып тора. Ике авыл зиратының коймалары да сыйфатлы, яхшы буяулар белән буялды. «Узган ел Югары Урысбага авылы зираты коймасын буясак, быел Түбән Урысбаганыкы яңартылды. Финанс ягын халык күтәрде. Бер-берсеннән ишетеп, әби-бабайлары күмелгән зиратка күп кенә кешеләрнең хәтта оныклары да ярдәм кулы сузды. Хәзерге вакытта авылда туганнары булмаучыларның да булышырга атлыгып торуы шатландыра. Кешелеклелек сыйфатлары, туганлык җепләре югалмый. Әлеге акчаларны җыюда ярдәм иткән авылдашыбыз Рамилә Гайнуллинага да аерым атап, рәхмәт әйтәсе килә. Ярдәм иткән һәр кешегә дә әҗер саваплар насыйп булсын», – ди Илшат абый.

Хәзрәтебезнең балаларны мәчеткә җәлеп итү эшчәнлегенә дә аерым тукталасы килә. Мәктәбебездә укучы балаларга гает күчтәнәчләре бирү дисеңме, балалар өчен чаралар үткәрүме... Гает намазына килүче балаларны куандырмыйча калмый ул.


Җәйге каникул вакытында авыл җанланып киткәндәй була шул. Өченче ел рәттән мәчетебездә балалар өчен дини укулар уза. 2007 елда Равил абый Гариповның хәләл җефете Лилия апа җәйге мөселман лагеры оештыра башлый. Укулар үткәрү өчен мәдрәсә бинасы төзелә. Безнең авыл мәчете балалар өчен булган мөмкинлекләре белән районыбыздагы мәчетләрдән нык аерылып тора. Уку бинасы, тәһәрәт алу урыннары, ачык һавада уйнар өчен мәйданчыгы бар. Быелгы укуларга 18ләп бала йөрде. Алар биредә ял да итте, дин сабагы да алды.

Йомгаклау чарасына ел саен Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин үзе килеп, балаларның алган белемнәрен карый. Быел, егетләр азан әйтергә, укуларга йөргән балалар 2 рәкәгать намаз укып күрсәтергә, сүрәләрне яттан сөйләргә тиеш иде. Олыраклар быел гарәп хәрефләрен дә өйрәнә башлаган. Шәкертләр сынатмый, имтиханны уңышлы бирә. «Укуларны өченче ел оештырабыз. Остазларыбыз Миниса апа Фәсхетдиновага, Фәрдәнә апа Ишметовага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Җәйге ялларга әби-бабай янына кайткан балалар монда татарча аралашып, дин дәресләре ала, вәгазь тыңлый – мәчет тәрбия учагы да булып тора. Балаларны укытып кына булмый, аларны уйнатырга да кирәк, шөгыльләндерү өчен ел саен Гөлчәчәк Әдиятуллина, Гөлсинә Шиһапова ярдәм итә. Быел бу эшкә авылыбыз мәдәният йорты мөдире Люция Садриеваны да чакырдык. Гаиләсендә мәшәкатьләр булып торса да (улы Рәнил Садриев махсус хәрби операциядә катнаша) ул бик теләп риза булды.

Аллаһның рәхмәте яусын. Җәй – авыл халкы өчен ул эш вакыты. Менә шундый кызу чакта да балаларыбызга белем бирү максатыннан, тыгыз вакытларын бүлеп, мәчеттә сабак биргән укытучыларыбызга авылдашларыбыз, укуларга йөргән балаларның әти-әниләре исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез. Балалар бит алар шук та була, тиз үпкәли дә, әмма, Аллаһка шөкер, ел да укуларыбыз имин үтә. Малай-кызларның елдан-ел үз-үзләрен тотышы үзгәрә, тормышта зур тәрбия алалар. Беренче өйрәнгән дога-сүрәләр дә балалар күңеленә сеңеп кала, онытылмый», – дигән фикердә Илшат абый. Мәчет тирәләрен тәртиптә тоту, чистарту эшендә дә авылдашлар читтә калмый. Юарга авылның җитез, уңган хатын-кызлары ярдәм итә.

Хатынына – ир, балаларына – әти, оныгына дәү әти, бабай булса, авылдашларына изге эшләр башкарырга өндәп торучы үрнәк Илшат абый, тырыш, башкарган эшенә җаваплы, ярдәмчел кеше.
Гаиләсеннән тыш, халыкны дингә өнди, мәчет эшен алып барырга да вакыт таба. Авылыбыз азан тавышына күмелгәч, һәр кеше шатлана торгандыр, чөнки ул күңелнең иң нечкә урыннарына үтеп керә. Мәчет эчендә һәрвакыт чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Йомшак келәмнәргә утырып дога уку – үзе бер бәхет бит. Мөселманнарны күрештергән, таныштырган, күңелләребезне нурландырган Аллаһ йортына авылдашларыбызның да сукмагы киң булсын иде.


 

Руфия Ишметова – Мөхетдинова.
Урысбага авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев