Аллаһ исраф итүчеләрне яратмый
Кием өстенә кием җыябыз. Элек бер-ике күлмәк булса, аларын бик кадерләп кенә саклап кия идек. Бүген безнең – ун күлмәк, «модасы чыккан» дип, кайберсен бер дә кимичә идән чүпрәге ясыйбыз яки чыгарып атабыз. Исрафлык чиктән ашкан хәзерге муллык заманына алмашка – фәкыйрьлек, юклык заманы кабат килмәсме? Ник шул хакта уйлый белмибез? Раббыбыз Коръәндә дә әйтә бит: «Сез ашагыз һәм эчегез, тик исраф итмәгез! Дөреслектә, Ул (Аллаһы тәгалә) исраф итүчеләрне яратмый! («Әгъраф» сүрәсе, 31нче аять).
«Начар һәм авыр яшибез» дип зарланырга яратабыз. Андый кешеләргә күнегелгән тормышны тулысынча үзгәрткән чорны, төгәлрәге утыз ел элек халыкның ничек яшәгәнен искә төшерергә киңәш итәр идем.
Олылар димим, шул чор балалары ул вакытны яхшы хәтерли булыр: бананның нәрсә икәнен дә белми, чит ил киноларында күргәндә дә, «нәрсә ашыйлар икән болар» дип гаҗәпләнеп карап утыра идек. Кулга бер шоколад конфет эләксә, аны берничә баланың тигез итеп бүлешеп ашаган вакыты аз идемени?! Урамда берәр балада велосипед күрсәк, шуның янына җыелып, чиратка басып, ничәдер метр араны урап килә идек...
Бүген шул хакта балаларыбызга сөйләсәк, бу хәлләргә ышанмыйлар. Алар башка хәзер. Әйтик, берәр җиләк-җимешне тешләп карыйлар да, тизрәк яңасына үреләләр, аннан – өченчесенә... Берәр уенчыклары ватылса, борчылмыйлар да, «ярар, әти яңаны алыр әле» диләр. Ә без нәни вакытта уенчыгыбыз ватылса, аны ябыштырып, рәтләргә, ремонтларга тырыштык, ватык булса да, кадерләп сакладык. Чөнки әти-әнинең безгә яңа уенчык сатып алырлык акчасы юклыгын белә идек.
Шулай беркөнне мәчеттә урындыкта бер телефон калганын күргәч: «Кемнең телефоны бу? Сумкагызга салып куегыз, югалмасын», – дидек. Шунда телефон хуҗасы булган бала әйтеп куймасынмы: «Югалса тагы, яңаны алып бирерләр әле, монысы барыбер искерә башлаган иде инде... » Менә шуннан соң уйланыйк инде, начар яшибезме без?
Берәр мәҗлескә чакырсалар да, аптырашта каласың, өстәлдә нинди генә ризык, тәм-том юк. Бер-ике кешене генә чакырып кунак иткәндә дә шундый ук мул табыннар әзерләнә. Әле ашап бетерсәләр бер хәл, әмма күп ризык кабып та карамаган килеш кала бит. Ярар, авыл җирендә терлекләргә биреп исрафтан сакланып калып була, ә шәһәр җирендә кая китә ул ризык? Кызганыч, күп очракта чүплеккә ташлана.
Әйтәсе фикерем шул: әйбәт яшәү белән бергә, бездә исраф күбәйде, булган нәрсәнең кадере бетте. Рәтләргә мөмкин булган нәрсәне дә ташлап, тизрәк яңасын алырга тырышабыз. Ризык мәсьәләсендә дә шул ук хәл – ашарлык кына итеп тә әзерләп була югыйсә, әмма кешедән калышмыйча, өстәлне тутырып мактанышырга кирәк.
Кием өстенә кием җыябыз. Элек бер-ике күлмәк булса, аларын бик кадерләп кенә саклап кия идек. Бүген безнең – ун күлмәк, «модасы чыккан» дип, кайберсен бер дә кимичә идән чүпрәге ясыйбыз яки чыгарып атабыз. Исрафлык чиктән ашкан хәзерге муллык заманына алмашка – фәкыйрьлек, юклык заманы кабат килмәсме? Ник шул хакта уйлый белмибез? Раббыбыз Коръәндә дә әйтә бит: «Сез ашагыз һәм эчегез, тик исраф итмәгез! Дөреслектә, Ул (Аллаһы тәгалә) исраф итүчеләрне яратмый! («Әгъраф» сүрәсе, 31нче аять).
Әйе, Аллаһы Тәгалә исраф кылучыларны яратмый. Булган нигъмәтләрне кадерсезләп, артык исраф кылуыбыз гөнаһлы гамәлләрдән булып чыга түгелме?! Сүз дә юк, барысы да алай яшәмидер, бөтен кешене дә гаепләү дөрес түгел, әмма мондый хәлләр еш очрый, бигрәк тә балаларыбыз арасында. Булган нәрсәнең кадерен белмиләр, ватылса да, югалса да, сүтелсә дә, бер генә җавап: «Яңаны алырлар әле».
Исрафка юл куймау, балаларны тәрбияле һәм әйбер кадерен белүчеләр итеп үстерү өчен, аларга бераз гына булса да аңлатырга тиешбез. «Ватсаң, югалтсаң, минем янга елап килеп йөрмә, башка алып бирмим, саклап йөрт, рәтлә яки үзең акча эшләп сатып ал» кебек сүзләрне ешрак кабатларга һәм, чыннан да, әйткән сүзебездә нык торырга кирәктер.
Иң мөһиме, беренче чиратта, үзебез үк балаларыбыз өчен үрнәк булырга тиешбез – эшебез белән дә, сакчыл булуыбыз белән дә. Балаларыбыз ватылган уенчыгын тотып яныбызга килгәндә, «Әйдә, бергәләп рәтләп, төзәтеп карыйк әле» дип әйтсәк, балаларны әйбер кадерен белергә һәм эшкә өйрәтү дә булыр. Аллаһы Тәгалә безне исрафтан саклап, Үзе биргән нигъмәт кадерен белүчеләрдән кылса иде. Әмин!
Габдуллаһ бине Гамернең бер риваятендә Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم шундый сүзләре китерелгән: «Ашагыз, эчегез, киенегез һәм садака бирегез, сез боларның барысын исраф итмәгән һәм тәкәбберләнмәгән хәлдә кылыгыз» (Ибн Мәҗәһ риваяте.)
Раил Фәйзрахманов, Догалы йорт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев