Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Җәһәннәм Коръәндә ничек сурәтләнә?

Аның турында бик күп сүрә-аятьләрдә искә алына.

Җәһәннәм Коръәндә ничек сурәтләнә?
- Аның турында бик күп сүрә-аятьләрдә искә алына. Әйтик, “Духан” («Төтен») сүрәсендә җәһәннәм кешеләренең ашавы турында әйтелә. Алар анда зәккум дигән агачның җимеше белән тукланачак. “Хакыйкатьтә, җәһәннәмдә үсә торган зәккум агачының бик ачы җимеше – явызлыгы күп булган имансызларның ашамлыгыдыр.

Аны ашаган кешеләрнең эчендә ул су кайнаган кебек кайнар”. “Саффат” сүрәсендә ул җимеш турында тагын да куркынычрак сурәтләнә: “Ул зәккум агачының җәһәннәм уты эчендә үскәнлегенә һәм җимеш биргәнлегенә ышанмыйлар, ышанмаулары аларга ґазап өстенә ґазап булачак. Ул җимеш энәле булып, ашаганда тамакны ертыр, ачылыгы тамакны көйдерер.

Дөреслектә ул агач җәһәннәмнең төбеннән чыгып үсәдер. Аның җимешләре кабахәтлектә гүя шайтан башларыдыр. Имансызлар, әлбәттә, ул агачның җимешен ашарлар, һәм шул ачы җимеш белән корсакларын тутырачаклар”. Зәккум агачы белән ризыкланганнан соң, динсезләр, сусаганнарын басар өчен, гөслин дигән эчемлекне эчәләр. Сусаганнары басылмый, киресенчә, су аларның эчләрен көйдерә, тагы да катырак эчәселәрен китерә.

Ул суның кайнарлыгыннан аларның карыннарында булган нәрсәләр һәм тиреләре эрер. “Вакыйга” сүрәсендә: “Ул суны комсызланып (сусаган дөяләр кебек) эчәрсез”, - диелә. Ятимнәрнең малын ашаучылар турында “Ниса” («Хатыннар») сүрәсендә искә алына: “Золым юлы белән ятимнәр малын ашаган кешеләр ахирәттә, әлбәттә, карыннарына утны ашарлар һәм бик тиз җәһәннәм утына керерләр”.

- Җәһәннәм әһелләренең киемнәре булачакмы?
- Анда кием бар. “Хаҗ” сүрәсендә әйтелгәнчә, иман китермәгән кешеләргә уттан киемнәр кисәрләр һәм кидерерләр, җәһәннәмнең кайнар суы аларның башыннан коелыр. Аларның киемнәре утта кыздырылган бакырдан яки сагыздан булып, йөзләрен ут каплар (“Ибраһим” сүрәсе). Тәмугта күләгә дә бар, әмма кара төтеннән булган күләгә салкынча булмас. Андагы эсселектән баш мие кайнар. Андагы ут без белгәннән 69 тапкырга көчлерәк.

Әмма шулай да җәһәннәмгә эләгүчеләр аннан үлеп котыла алмыйлар. “Фәрештәләр” сүрәсендә, аларга анда үлмәк белән хөкем булмас, үлсәләр ґазаптан котылыр иделәр, вә алардан җәһәннәм ґазабы аз гына да җиңеләйтелмәс, диелә. Аллаһы Тәгалә, һәр кайчан тиреләре янып бетсә, тәннәренә яңадан тире үстерербез, ґазапның катысын татысыннар өчен, ди (“Хатыннар” сүрәсе).

Әмма тәмуг никадәр генә куркыныч күренсә дә, адәм балалары нишләптер үз-үзләренә золымлык кылып, Аллаһка итәгать итмичә үзләрен җәһәннәмгә әзерли. Тәмугка акча түләп тә барырга ризалар. Тәмәкене, аракыны, наркотикны бушка бирмиләр, акча түләп аласың бит. Ә җәннәткә юл бушка. Намаз укыган, ураза тоткан, мәчеткә йөргән өчен акча түләргә кирәкми.

Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең, кеше көнгә өч тапкыр Аллаһы Тәгаләдән җәннәткә керүне сораса һәм җәһәннәмнән коткар дип дога кылса, җәһәннәм Аңа, бу бәндәңне миннән азат ит, дип әйтер, ди. Шуның өчен Аллаһның әмерләренә буйсынып, Ул кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә кирәк.

(Равил хәзрәт Бикбаев белән әңгәмәдән)
Дилбәр Гарифуллина

Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев