Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Өй эченә керсәм,нур балкый…

Кеше гомере буе балачагын искә ала, сагына. Нинди ямьле, бәхетле чак ул! Әти-әни, дәү әти, дәү әни янында рәхәт, бернинди хәсрәт, кайгы-борчу булмаган чак ул. Бала вакытта күбәләк кебек очып кына йөрисең. Әмма балачакның гомере бик кыска шул. Тиздән дөнья мәшәкатьләре башлана. Әти-әнисе белән үскән бала бәхетле. Ә шул вакытта...

Кеше гомере буе балачагын искә ала, сагына. Нинди ямьле, бәхетле чак ул! Әти-әни, дәү әти, дәү әни янында рәхәт, бернинди хәсрәт, кайгы-борчу булмаган чак ул. Бала вакытта күбәләк кебек очып кына йөрисең. Әмма балачакның гомере бик кыска шул. Тиздән дөнья мәшәкатьләре башлана.
Әти-әнисе белән үскән бала бәхетле. Ә шул вакытта дәү әниләре, дәү әтиләре дә исән булса, бу инде икеләтә бәхет, чөнки аларның тәрбиясе тагын да төплерәк була. Әти-әнисе эштә вакытта балалар күбесенчә дәү әниләре тәрбиясендә кала. Мин үзем дә бәхетле бала булып үстем. Әти-әнием һәм ике дәү әнием бар иде. Шуларның җылысын, игътибарын тоеп гаиләбездә өч бала үстек. Абыем Фәрит, сеңлем Фирая һәм мин. Әниемнең әнисе Маһирә дәү әнием җылы оекбашлар бәйләргә өйрәтсә, әтиемнең әнисе Сара дәү әнием тәмле ашлар пешерергә, идән юарга һәм башка бик күп төрле һөнәрләргә өйрәтте. Әнием безгә берсеннән берсе матур күлмәкләр тегеп кидертә иде. Күлмәкләр генә түгел, тәрәзә пәрдәләре, сумкалар һәм башка көнкүреш кирәк-яраклары тегәргә ярата иде. Әтием бик күп еллар авылда тимерче хезмәтендә булды. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп эшләргә яратты. Тимерче хезмәте элек авылда иң абруйлы хезмәт саналган. Әле дә көлеп искә алабыз: әтием пенсиягә чыкканда бер авылдашыбыз мондый шигырь юллары чыгарган.
Локман абый, йокла инде,
Юрганыңны ябынып.
Совхоз, мескен, азаплансын,
Эштә сине сагынып.
Әнием исән чакта шифалы куллары белән ясап биргән тәмле чәен эчсәм, күңелләр күтәрелеп китә, яшәргә көч-куәт өстәлә иде. Ә дәү әнием өйрәткән догалар күңелемдә мәңге сакланыр. Дәү әниемнең ихластан укыган догаларын, яшәү көче бирә торган чәйләрен сагынып сөйләргә генә калды.
Мине иң сөендергәне шул: әти-әниләрем гомер буена туганнарына карата туган җанлы булып яшәделәр. Аларның бу матур гадәтләре безгә күчеп калды. Ходайга шөкер, туганнарыбыз белән аралашып, бер-беребезне сагынып яшибез. Туганнарыбыз белән очрашканда барлык мәрхүмнәребезне яхшы яктан гына искә алабыз. Туганнар белән аралашып, борчу-шатлыкларны уртаклашып яшәү бик рәхәт. Ходай Тәгалә шуннан аермасын иде. Бер күрешү үзе бер гомер бит. Ә сагынып яшәгәндә күңелдә шигырь туа икән.
Сагынам мин бала чакларымны,
Әнкәемнең бишек җырларын.
Изге теләкләрдән генә торган
Дәү әнием дога-моңнарын.
Намазлыкны тотам мин кадерләп,
Тик тузаннар аңа тимәсен.
Уразалар җитсә, күңелем тула,
Ирексездән ага күз яшем.
Әгәр кайтсам бала чакларыма,
Чыкмас идем бер дә уенга.
Мең-мең кабат догаң тыңлар идем,
Дәү әнием, синең яныңда.
Син өйрәткән кайбер догаларны
Авыр чакта укып юанам.
Тәсбих тотып намаз укуларың
Сагынам шул мин, бик сагынам.
Күптән түгел матур бер төш күрәм:
Өй эчендә бик зур нур балкый….
Йөгереп керсәм, өйнең уртасында
Дәү әнием намазын укый.
Фирдәвес Шиһапова,
Бишнә авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250