Тормышка гашыйк иде
Һич истән чыкмый торган кешеләр бар. Мөслимә Гашыйк кызы Трегулова - минем өчен шундыйларның берсе. Аның турында истәлекләрем белән уртаклашасым килә. Ул, чабып йөргән җиреннән, авырып та ятмыйча, кинәт кенә китеп барды. Әйе, кеше гомере шундый инде: үлемнең кайчан киләсен беребез дә белми. Ләкин һәр шәхеснең үз тормыш тарихы, һәм...
Һич истән чыкмый торган кешеләр бар. Мөслимә Гашыйк кызы Трегулова - минем өчен шундыйларның берсе. Аның турында истәлекләрем белән уртаклашасым килә. Ул, чабып йөргән җиреннән, авырып та ятмыйча, кинәт кенә китеп барды. Әйе, кеше гомере шундый инде: үлемнең кайчан киләсен беребез дә белми. Ләкин һәр шәхеснең үз тормыш тарихы, һәм башкарган эшләре истәлек булып кала.
Мөслимә апа, милләтебез, телебез мыскылланган чорда шул проблеманы күтәреп, зур эш башкарган, татар гимназиясен ачуда зур фидакарьлек күрсәткән шәхес. Ул шәһәребездә бик авыр шартларда беренчеләрдән булып татар балаларын туплап, сыйныф оештырды. Алар күңеленә милли орлыклар салды, олы тормыш юлына чыгарды. Ул балалар аны гомер буена онытмаслар, үз балаларына да укытучысын үрнәк итеп сөйләрләр дип ышанасы килә. Чөнки ул аларга милләтебезнең, телебезнең һәм аның күренекле шәхесләренең бөеклеген аңлаткан, белемен, күңел җылысын биргән. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булып, балаларны тәрбия кылды. Күп еллар эшләү дәверендә үзенең укучыларын язучылар, артистлар, галимнәр белән очраштырды, театр, концертларга йөртте. Укучылары белән фольклор әсәрләреннән концертлар оештырды, җырга, биюгә өйрәтте. Күп кенә хезмәттәшләренә үрнәк булып, яшьләргә һөнәри ярдәм дә күрсәтте әле ул.
Ә бит укытучы тормышы мәктәп эше, укучылар белән генә чикләнми. Ул арбаны тартуы да аңа ай-яй, җиңел генә бирелми. Гаилә хәлләре турында язсаң, бер томлыкка гына сыймас иде. Үтә тырышлыгы, хезмәт сөюе, көчле рухлы булуы белән барлык кыенлыкларны җиңеп яшәде. Фатирындагы ремонт эшләрен, бакчадагы бетмәс-төкәнмәс эшләрне дә, туган-тумача, балалар проблемаларын да үз өстенә алды. Шулай да йөгерә-чаба дус-ишләрне дә үз янына тупларга, ярдәмләшергә, үзе үстергән, пешергән нигъмәтләр белән сыйларга да өлгерә иде.
Тормыш дәрте белән кайнап торса да, инде кайтмаска, мәңгелеккә китте. Сагынабыз, еш искә алабыз. Онытмыйк, догалардан калдырмыйк. Кабере - нурлы, рухы шат булсын.
Фаягөл Ситдыйкова.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев