Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Ягез әле, әтиләр!

Шәһәребезнең татар гимназиясендә әледән-әле төрле кичәләр, ярышлар үткәрелеп тора. Шундый кичәләрнең берсе, февраль аеның беренче атнасында узган очрашу кичәсе үзендә укып чыккан егет-кызларны бергә очраштырып, онытылмаслык хатирәләр белән бергә күңелгә кереп калды. Ә инде 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап гимназиядә «Ягез әле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!» дигән кичә...

Шәһәребезнең татар гимназиясендә әледән-әле төрле кичәләр, ярышлар үткәрелеп тора.

Шундый кичәләрнең берсе, февраль аеның беренче атнасында узган очрашу кичәсе үзендә укып чыккан егет-кызларны бергә очраштырып, онытылмаслык хатирәләр белән бергә күңелгә кереп калды. Ә инде 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап гимназиядә «Ягез әле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!» дигән кичә үткәрелде. Бу кичәдә башлангыч сыйныф укучылары әтиләре белән бергә бәйгедә ярыштылар: II Б сыйныфыннан Хаҗиев Әмир, әтисе Нияз белән, III А сыйныфыннан Яруллин Инсаф, әтисе Ленар белән, III Б сыйныфыннан Гайнуллин Айнур, әтисе Рәис белән бергәләшеп төрле бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар. Бу әтиләр һәм балалар жюри әгъзалары һәм сыйныфташлары алдында төрле сорауларга җитез һәм төгәл итеп җавап бирделәр. Сәхнәдә әтиләрнең балалары белән бергә «Морячка», «Яблочко» биюен оста итеп биюләре, дәртле җырлары, ә балаларның, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, солдат рәсемнәрен матур итеп ясаулары белән бергә үрелеп барды.
Бәйрәмгә багышланган бу матур кичәләрне оештыручы һәм оста, күңелле итеп алып баручы, 5 нче гимназиядә чит телләр укытучысы - Ләйлә Җәләлетдинова. Без, әти-әниләр исеменнән, Ләйлә Камиловнага, матур кичәләр оештырып, балалар белән бергә әтиләрне бер сәхнәдә чыгыш ясатканы өчен, зур рәхмәт әйтәсебез килә. Мондый күңелле кичәләр безнең күңелләрдә озак сакланыр. Киләчәктә дә шулай гимназиядә әти-әниләрнең балалар белән бергә аралашып яшәүләрен телибез.
Ата-аналар исеменнән -
Яруллиннар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250