Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Олы Яке балалар бакчасында «Сабантуй»

Олы Яке авылында 36 ел «Чулпан» балалар бакчасы уңышлы эшләп килә. Сабыйларның буш вакытын эчтәлекле, мәгънәле итеп үткәрү йөзеннән, төрледән-төрле чаралар үткәрелеп тора биредә. Быел кичке Сабантуйны әти-әниләр белән берлектә уздырдылар. Бакчада 19 бала тәрбияләнә, алар өч авылның төрле яшьтәге балалары. Нәниләр бәйрәме булса да, тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә яратып...


Олы Яке авылында 36 ел «Чулпан» балалар бакчасы уңышлы эшләп килә. Сабыйларның буш вакытын эчтәлекле, мәгънәле итеп үткәрү йөзеннән, төрледән-төрле чаралар үткәрелеп тора биредә. Быел кичке Сабантуйны әти-әниләр белән берлектә уздырдылар.

Бакчада 19 бала тәрбияләнә, алар өч авылның төрле яшьтәге балалары.
Нәниләр бәйрәме булса да, тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә яратып әзерләнгән иде әлеге чарага. Халкыбызның милли бәйрәме буларак, һәр баланы милли-татар киеменнән киендергәннәр иде. Мәйданны да бик кызыклы һәм матур итеп бизәгәннәр.
Әти-әниләр узләренең балалары белән берлектә төрле-төрле уеннарда катнашты, җыр-биюләрдә дисеңме. Сабантуй кызганнан-кызды гына.
Уеннарның ниндиләре генә юк. Нәкъ зурлар бәйрәмендәге кебек, беренче итеп татар көрәшен игълан иттеләр. Балалар чын ир-затлары кебек көрәшә башлады. Малайлар берсеннән-берсе оста: булдырабыз диеп көрәштеләр һәм, ниһаять, 5 яшьлек Яруллин Илсаф Зөлфәт улы абсолют батыр исемен яулады. Аны зур автобус белән бүләкләделәр.
Балалар бакчасы мөдире Гөлнур Солтан кызы 28 ел эшли бу бакчада. Ул үзенең эшен бик ярата, чөнки без моны балаларыбызга булган җылы мөнәсәбәттән күрәбез.
- Бәйрәмгә бүләкләр биргән өчен, балалар бакчасын азык-төлек белән тәэмин итеп торучы Залесный бистәсендәге «Ризыклы» кибетенең җитәкчеләре Әнәс Әхмәтхан улы белән Илдус Ирек улына рәхмәтебез чиксез, аларга исәнлек-саулык телибез, эшләре һәрвакыт гөрләп барсын, рухи канәгатьләнү китерсен, - диде балалар бакчасы мөдире.
Сабантуй ахырында барлык әти-әниләр, балалар туйганчы биеде. Соңыннан кайнар коймак белән чәй эчеп таралыштык.
Без бакчадагы хезмәткәрләргә зур рәхмәтебезне җиткереп, һәркайсына исәнлек-саулык, гаилә бәхете, эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Дәмирә Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X