Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Мескен түгел алар

Көзге кояшлы көннәрнең берсендә без, С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе укучылары һәм укытучылары, Гәр бистәсендә урнашкан психик һәм неврология авырулары диспансерында булдык. Беренче генә мәртәбә баруым булганга, мин әлеге йортта яшәүчеләрне авыру мескеннәр итеп, кызганып кына күз алдына китергән идем. Тирә-ягы койма белән әйләндереп алынган бу йортка килеп кергәч тә, андагы...

Көзге кояшлы көннәрнең берсендә без, С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе укучылары һәм укытучылары, Гәр бистәсендә урнашкан психик һәм неврология авырулары диспансерында булдык.

Беренче генә мәртәбә баруым булганга, мин әлеге йортта яшәүчеләрне авыру мескеннәр итеп, кызганып кына күз алдына китергән идем. Тирә-ягы койма белән әйләндереп алынган бу йортка килеп кергәч тә, андагы чисталыкны, гөлләр, чәчәкләрне, стеналарга эленгән затлы картиналарны күргәч, биредә яшәүчеләр өчен шатланып куйдым. Алар, дәүләтебез кайгыртуын тоеп, бөтен шартлар тудырылган йортта яши икән. Үз куллары белән ясалган плакатлар, рәсемнәрне, төрле кул эшләрен күреп, сокланмый мөмкин түгел иде. Биредә яшәүчеләр янәшәсендә аларны карап, тәрбияләп, тиешле шартларны булдырырга тырышып йөрүче хезмәткәрләрнең ягымлы мөнәсәбәте дә күңелгә рәхәтлек бирде. Шушы йортта тәрбияләнүчеләр «Майский» мәдәният йорты җырчыларын җәй көне бирегә килеп, Сабантуй үткәргәндә бик яратып, ошатып калган булганнар, җитәкчеләрдән тагын килүләрен сорап мөрәҗәгать иткән алар. Ә тәрбияләнүчеләрнең сүзен ул шунда ук тиешле урынга җиткерә һәм без, шул чакыру нигезендә, бүләкләр хәзерләп, юлга чыктык. Чөнки җырчылар, биючеләр безнең гимназия укучылары да бит. Очрашуда шатлыкның иге-чиге булмады. Алып килгән алмалар, конфет-печеньелар, киемнәр өчен сабыйлардай шатлык хисләрен белдерүләре, безнең белән рәхәтләнеп, куанып аралашулары, җыр-биюләргә кушылып, үзләре дә рәхәт мизгелләр кичерүләре йөрәктә әйтеп бетергесез җылылык уята. Без шуңа бик нык сокландык: аларның (без күбрәк яшь егетләр, кызлар белән сөйләштек) күңелендәгесе шунда ук күзләрендә чагыла. Күз карашлары якты, бу тормышны өзелеп сөя торган самими күңел аларда. Сынау өчен генә бирелгән шушы гомер юлын авырсынмый, киресенчә, киләчәккә якты өметләр белән яши Лена, Женя, Оля, Гриша, Ләйсәннәр... Күп алар биредә - 500 кеше. Өстәлләрендә 12 төрле газета тупланмасы, рәхәтләнеп укырга, телевизор карарга мөмкинлек бар. Үз куллары белән ясалган рәсемнәрдән төзелгән күргәзмә янында рәсемнәргә сокланып торган кызым Зиләнең күзләрендә яшь тамчылары: «Нинди сәләт биргән Раббым аларга, сау-сәламәт кешеләрнең дә бөтенесенә бирелмәгән осталык бүләк иткән! Исән-сау булып та, тормыштан зарланып яшәүчеләр белән чагыштырганда, биредә яшәүчеләр, авыру булуларына карамастан, шат күңелле, ачык йөзле, ихлас, явыз ниятләрдән азат», - ди ул. Рәхәтлекләренә чыдый алмаган күпме кеше үз-үзләренә урын таба алмый. Кемгә нинди этлек эшләргә белмичә болганып йөрүчеләр дә җитәрлек бу дөньяда. Барып күрсеннәр иде, гыйбрәт алсыннар иде саф күңелле җаннар яши торган шушы йортны. Күңелләре нечкәрер, тормышның кадерен белеп яши башларга сәбәп булыр иде.
Тәнзилә Заһитова,
Осиново гимназиясе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X