Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Гомерләр уза икән ул...

Әнием Шәмсебәян, әти-әнисе үлгәч, Айдар авылында бабасы Камалетдиннарда үсә. Таза тормышлы кешеләр була алар. Шулай бервакыт дус кызы белән кер чайкаганда яхшы киенгән бер егетне күреп, «Шундый матур киявең булса икән», - дип әйтеп куя. Ә егет шушы иптәш кызының туганы булып чыга. Шәмсебәян әйткән сүзне туганы Галиуллага җиткерә. Әни...

Әнием Шәмсебәян, әти-әнисе үлгәч, Айдар авылында бабасы Камалетдиннарда үсә. Таза тормышлы кешеләр була алар. Шулай бервакыт дус кызы белән кер чайкаганда яхшы киенгән бер егетне күреп, «Шундый матур киявең булса икән», - дип әйтеп куя. Ә егет шушы иптәш кызының туганы булып чыга. Шәмсебәян әйткән сүзне туганы Галиуллага җиткерә. Әни 18 яшендә яраткан егете Галиуллага кияүгә чыга. Бер-бер артлы ике малай - Хәбибрахман белән Фәйзерахманны таба. Менә шулай матур гына яшәп ятканда Галиулланы сугышка алалар. Озак та үтми аның үлгән хәбәре килә. Әнине Өтәк авылында хатын аерган Гарәфетдингә, ягъни минем әтигә димлиләр. Әти әнидән 10 яшькә олырак, ләкин төскә-биткә чибәр, акыллы кеше. Малайларның кечкенәсен - Фәйзерахманны шунда ук үзләре белән алып китәләр. Хәбибрахманны да алабыз диләр, әбисенең бирәсе килми. «Галиуллам бүген үлгән кебек була», - дип елый.
Хәбибрахманны соңрак алып китәрбез дип, әбисе янында калдыралар. Аңа ул вакытта 8 яшь була.
1921 елгы ачлыктан куркып, әти гаиләсе белән себер якларына чыгып китә. Хәбибрахман әбисе белән килеп, әниләрне елап озатып кала. Әтиләр Барнаул шәһәренә килеп урнашалар. Әти яхшы гына эшкә урнаша, түләп тору шарты белән квартир табалар, яхшы гына яши башлыйлар, тернәкләнеп китәләр. Ләкин, ни кызганыч, бу вакытта Хәбибрахманның әбисе үлә. Әбисе үлгәч, әтисе белән бертуган абыйсы Сафиулла баланы балалар йортына илтеп тапшыра. Бала өчен иң газиз кеше әни бит. Әнисе дә, әбисе дә юк... Хәбибрахман бу вакыйгаларны бик авыр кичерә, әни кайчан кайтып алыр икән дип сагынып көтә. Сафиулла абыйсы сирәк булса да, балалар йортына килеп тора, әмма ул гына баланың сагышын баса алмый. Хәбибрахман озак авырмыйча гына үлеп китә.
Әни Хәбибрахман улының үлгәнен белми. Кайтып, Хәбибрахманны кысып кочып, башка беркайчан да аерылмау турында хыялланып яши. Әтинең кайтмыйк, монда төпләнеп калыйк, диюенә дә колак салмый, ул әтине кире авылга кайтырга кыстый башлый. Аңа Хәбибрахманнан башка беркем дә кирәкми. Тора-бара әни әтине кире кайтырга күндерә. Сатарга мөмкин булган барлык әйберләрне сатып, аз-маз акча юнәтеп, юлга чыгалар. Ике бала - Ризван белән Фәйзерахман. Ризван чәчәк авыруы белән авырый. Аны мамык шәлгә төреп алалар, бөтен җирен кутыр каплаган - түз генә! Поезддан төшкәч, Карамалы Тауда авылга кайту өчен ат яллыйлар. Юл өзеклегендә ат белән дә кайтып булмый. Шулай итеп, 25 километр юлны кайда ат белән, кайда җәяү дигәндәй, көчкә кайтып егылалар. Икенче көнне үк Күгешкә Хәбибрахманны алырга килсәләр... «Беренче ирем Галиулла белән Хәбибрахманны күмеп кайткан кебек булдым», - дип искә ала иде ул көннәрне әни, күз яшьләрен тыя алмыйча.
Җанны безгә Ходай бирә, Ходай ала дисәләр дә, әнинең йөзендә сагыш, сагыну-үкенечләр китмәде. Һәрвакыт улымны үзем җирли алмадым, дип өзгәләнә иде. Әти - 85 яшендә, әни 86 яшендә вафат булды. Шул гомер эчендә әнинең Хәбибрахманны искә алмаган көне булмады. Әти белән әнине сугышта үлгән Фәйзерахман абыйның улы Госман, аның хатыны Дарика тәрбияләде. Соңгы юлга да, барлык шартларын китереп, алар озатты. Аларга сәламәтлек, мул тормыш, тигезлек, балаларының игелеген күреп яшәүләрен телим.
Зөләйха Фәхретдинова.
Зур Өтәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X