Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Дуслык – бөек нәрсә

Минем дусларым күп. Әмма якын дустым берәү генә. Аның исеме - Саша. Аңа 9 яшь. Ул безнең күрше йортта гына яши. Без бер сыйныфта укыйбыз, дәрестән соң вакытны да бергә үткәрәбез. Аның белән миңа рәхәт, тыныч. Бер-беребезгә ярдәм итәбез чөнки. Ишегалдында да гел бергә уйныйбыз: җәй көне туп тибәбез, кышын...

Минем дусларым күп. Әмма якын дустым берәү генә. Аның исеме - Саша. Аңа 9 яшь. Ул безнең күрше йортта гына яши. Без бер сыйныфта укыйбыз, дәрестән соң вакытны да бергә үткәрәбез. Аның белән миңа рәхәт, тыныч. Бер-беребезгә ярдәм итәбез чөнки. Ишегалдында да гел бергә уйныйбыз: җәй көне туп тибәбез, кышын чана, чаңгыда шуабыз. Дустымның иң ошаган ягы шул: ул беркемне дә бервакытта да авыр вакытта ташламый, һәрчак ярдәм итәргә әзер. Серләрне ул бүтәннәргә таратып йөрми. Әйткән сүзен һәрвакыт вакытында үти. Саша спортны ярата, шуңа күрә спорт яңалыклары турында да еш сөйләшәбез.
Саша белән бергә компьютерда төрле уеннар уйныйбыз. Кайвакытта бәхәсләшеп тә алабыз. Үпкәләшкән вакытлар да булгалый, тик без тиз татулашабыз. «Дусларның теле каты тоелса да, күңеле йомшак була», - диелә татар халык мәкалендә, шуңа да бер-беребезгә ачу сакламыйбыз. Шундый эчкерсез, якты күңелле дустым булуга мин бик шат.
Илкәев Азат,
2нче урта мәктәпнең
III сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X