Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Бәйрәм якынлаша

Көннәр бик эссе торгач, ураза тотып булыр микән, дигән шикле уйлар кереп-кереп чыкты башка. Шөкер, Аллаһ Тәгалә мәдәт-куәт бирде. Уразаны, Ходайга шөкер, ае буе тотып чыктык. Көн дә кан басымы йә күтәрелә, йә төшә иде. Бер ай ураза тоту дәвамында ник бер тапкыр дару эчеп карыйм! Әйтерсең, Аллаһ Тәгалә фәрештәләре...

Көннәр бик эссе торгач, ураза тотып булыр микән, дигән шикле уйлар кереп-кереп чыкты башка. Шөкер, Аллаһ Тәгалә мәдәт-куәт бирде. Уразаны, Ходайга шөкер, ае буе тотып чыктык. Көн дә кан басымы йә күтәрелә, йә төшә иде. Бер ай ураза тоту дәвамында ник бер тапкыр дару эчеп карыйм! Әйтерсең, Аллаһ Тәгалә фәрештәләре канат җәеп торды, ул көннәрдә очып кына йөрдем. Ил-көннәргә тынычлык, имин көннәр биреп, киләсе елларда да барчабызга уразаларны шулай җиңел тотып чыгарга насыйп итсен иде Ходаем.
Авылыбыз акрынлап иманга кайта. Мәчетебездә намазга йөрүчеләр саны арта. Гөрләп эшләп торган мәчетебез имам-хатыйбы Габбас хаҗи ислам йолаларын үтәүдә авылыбыз халкына зур ярдәм итә. Исән-сау гына булсын, бик зур рәхмәт аңа. Мәчетебез манарасыннан азан әйткәндә авыл өстендә нур уйнаган, өйләребездә фәрештәләр йөргән кебек: әйтерсең, зур бәйрәм.
Киләсе уразаларны да бергә булып, бердәм булып тотыйк. Иманлы булыйк! Барчагызны да киләсе Корбан бәйрәме белән котлыйм. Иманыбыз - нык, күңелләребез чиста булсын. Амин.
Шәмсенур Халикова.
Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X