Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Булганнан бар да була

Җир йөзендә телләр бик күп төрле, әмма һәр халыкның үзенә генә якын һәм кадерле теле була, ул да булса аның ана теле. «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» ТР законында татар һәм рус телләре - дәүләт телләре буларак расланган, шуңа күрә бу ике телне белү - һәр кешенең изге бурычы дип...

Җир йөзендә телләр бик күп төрле, әмма һәр халыкның үзенә генә якын һәм кадерле теле була, ул да булса аның ана теле.
«Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» ТР законында татар һәм рус телләре - дәүләт телләре буларак расланган, шуңа күрә бу ике телне белү - һәр кешенең изге бурычы дип уйлым мин. Яшел Үзәннең 1нче лицейның XIА сыйныфы укучылары Ассельборн Александр һәм Бергер Станислав бу законны төгәл үтиләр, дип авыз тутырып әйтә алам.
Башка милләт вәкилләре булса да, татар теле дәресләрен көтеп ала һәм телне яратып өйрәнә алар. Дәрестә генә өйрәнеп калмыйча, тормышта да кулланырга тырышалар. Татар теле укытучыларын күрсәләр, ерактан ук исәнләшәләр, татарча аралашырга тырышалар.
Мәктәптә уздырылган бер генә чара да бу ике егет катнашыннан башка узмый. Төрле кичәләрнең үзәгендә кайнаучы бу акыллы отличник егетләр мәктәп, район күләмендәге олимпиадаларда да актив катнаша. Быел гына да төрле фәннәр буенча 6 олимпиадада катнаштылар. Алар арасында татар теле дә бар.
Уңышлар аларга!
Ләйсән Миңнуллина,
1нче лицейның татар теле укытучысы
Рәсемдә: ике отличник - аерылмас дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X