Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Бәхетемә минем Ходай сине, Туган авылым итеп яраткан

Торган саен ныграк яраттыра, Туган авылым, әй серле Бишнәм. Дөньяларны айкап-чайкасам да, Сиңа тиңнәр таба алмам һич тә. Ямьле Бишнәм, синең кочагыңда, Күпме җылы ал таңнар аткан. Бәхетемә минем Ходай сине, Туган авылым итеп яраткан. Бишнә мәдәният йортында оештырылган якташлар кичәсе менә шундый җыр сүзләре белән башланып китте. Бу очрашуга...

Торган саен ныграк яраттыра,
Туган авылым, әй серле Бишнәм.
Дөньяларны айкап-чайкасам да,
Сиңа тиңнәр таба алмам һич тә.
Ямьле Бишнәм, синең кочагыңда,
Күпме җылы ал таңнар аткан.
Бәхетемә минем Ходай сине,
Туган авылым итеп яраткан.
Бишнә мәдәният йортында оештырылган якташлар кичәсе менә шундый җыр сүзләре белән башланып китте. Бу очрашуга канатланып, нәкъ бер ай әзерләндек. Беренче тапкыр оештырылган бәйрәмгә хәйран гына кунаклар, авылдашлар, якташлар, дуслар һәм туганнар җыелды. Мондагы очрашу мизгелләрен, яшьлек хатирәләрен кәгазь битенә дә төшереп бетерерлек түгел. Бәйрәмебез авылыбызның матур табигате төшерелгән фильмнар, концерт номерлары, күренекле кешеләребезне, яшьлек, балачак, авылыбызның тарихын искә алу һәм килгән кунакларыбызның чыгышлары белән үрелеп барды. Максатыбыз, беренчедән, якташларыбызны бергә күрештерү, очраштыру булса, икенчедән, авылыбызның тарихын, үткәнен искә төшерү, хәзергесе һәм киләчәге турында фикер алышу булып торды. Казан һәм Түбән Кама шәһәрләреннән кайткан якташларыбыз туган якларын гел искә алып, сагынып яшәүләрен сөйләде.
Туган якка якынайган саен,
Дулкын булып ага хисләрем.
Кайтам таныш юлдан, бар да якын,
Исәнме, авыл, яшьлек хисләрем.
Очрашуда башкарылган һәр концерт номеры халыкның күңеленә хуш килде, бигрәк тә өлкән яшьтәге Мөршидә белән Рәхимә апаларның чыгышларын яраттылар, аларның көлкеле җырлары берүк вакытта ирләр өчен гыйбрәт булып та яңгырады.
Якташлар очрашуын оештыру минем күптәнге уем һәм теләгем иде. Ә мондый зур бәйрәмне, әлбәттә, берүзең генә оештырып булмый. Шул уңайдан, Бишнә авылы җирле үзидарә башлыгы Илгиз Фәтхуллинга олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Иң беренче булып аның белән киңәшләштем һәм ул берсүзсез ярдәм итәчәген белдерде. Чыннан да, шулай булып чыкты да. Шулай ук Бишнә башлангыч мәктәбе директоры Зөлфия Сабировага, укытучылар Тәзкирә Идиятовага һәм Гөлсинә Гарифуллинага да зур рәхмәт.
Киңәшләре белән җылытып, ярдәме белән куандырып торучы авылдашым, киңәшчем Земфира Юныс кызына да зур рәхмәт әйтәм. Аларның ярдәме белән кичәбез үз дәрәҗәсендә узып, тамашачыларны җәлеп итәрлек, матур концерт та оештырылды. Катнашучылар бик канәгать калды, һәр җыр-биюне алкышларга күмде. Кичә барышында экраннан авылыбызның матур табигате, күренекле кешеләре, монда эшләп киткән җитәкчеләрнең фоторәсемнәре, беренче укытучылар һәм башка бик күп, бик күп кызыклы һәм эчтәлекле материаллар күрсәтелде. Чынлап та, авылыбыздан күренекле, данлыклы шәхесләр чыккан, алар хәзер илебезнең төрле якларына сибелешеп яши. Ә мондый очрашулар безне берләштерә, дус-тату, аралашып яшәргә мөмкинлек бирә. Чакырылган якташларыбызның барысы да кайта алмаса да, без аларның һәркайсын искә алырга тырыштык. Яшьләребез дә белеп-күреп үссен дидек. Икенче очрашуларыбызда аларны күреп тә шатланырбыз дип ышанасы килә. Яшьләргә үрнәк алырлык якташларыбыз безнең шактый икән. Алар төрле тармакларда хезмәт куялар, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнәләр.
Айгөл Гыйләҗиева, Сөмбелә Абдуллина, Рәхимә Шәйдуллиналар һәм Ринат Сәләховның Бишнә һәм Киек авылларына багышлап үзләре язган шигырьләрен укып та кичәгә ямь өстәп җибәрде. Табигатьнең матур урынында урнашкан, Казан каласына терәлеп торган туган авылыбыз - Бишнәбез талантларга бай як ул. Җырга-моңга тартылган халык яши монда. Чит якларга китсәләр дә, аларның исемнәрен әледән-әле ишетеп торабыз, алар белән горурланып яшибез. Әйе шул, матур да соң безнең туган авылыбыз, туган ягыбыз. Җил искән саен тирбәлеп-тирбәлеп ала торган матур таллары, күркәм итеп бизәлгән, чиста авыл йортын хәтерләткән түгәрәк урман аланнары, әби- бабаларыбызның тыныч йокысын тәэмин итә торган төзек зираты, зифа буйлы каеннары, миләш-юкәләре, җиләкле болыннары - барысы да җанга якын. Шундый гүзәл туган ягыбызда очрашулар тагын насыйп булса иде дигән теләкләр теләп, Фәнис Яруллинның тирән мәгънәле шигыре белән якташлар очрашуын тәмамлап та куйдык, әмма берәүнең дә таралышасы, очрашу мизгелләрен ташлап китәсе килмәде.
Зур уңышлар яулап заманалар,
Матур бәя бирсә эшенә,
Шатлыкларын ишеттерер өчен,
Туган ягы кирәк кешегә.
Фирдәвес Шиһапова,
Бишнә авылы китапханәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев