Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Безнең Сафиуллабыз

Безнең күршедә Хәйруллин Сафиулла яши. Ул тумыштан ишетми дә, сөйләшми дә. Башка балалар белән бергә IV сыйныфка кадәр укыды ул. Яшьли атлар белән мавыккан иде, лаеклы ялга чыкканчы колхозда атлар карады. Шунда эшләгән чагында тормыш юлдашын да тапты. Камәрия исемле кыз көн дә ферма янындагы коега суга йөри торган була....

Безнең күршедә Хәйруллин Сафиулла яши. Ул тумыштан ишетми дә, сөйләшми дә. Башка балалар белән бергә IV сыйныфка кадәр укыды ул. Яшьли атлар белән мавыккан иде, лаеклы ялга чыкканчы колхозда атлар карады. Шунда эшләгән чагында тормыш юлдашын да тапты. Камәрия исемле кыз көн дә ферма янындагы коега суга йөри торган була. Сафиулла аны фермадан чыгып каршы ала, чиләкләренә су тутырып сала һәм озатып кала. Шунда инде алар көлешә-көлешә сөйләшеп тә алалар. Дуслашып та өлгерәләр. Камәрия бөтен яктан булган матур кыз. Сафиуллага гашыйк була. Менә шулай Сафиулла өйләнеп куйды. Алар берсеннән-берсе матур, акыллы бер ир һәм ике кыз бала үстерделәр. Балаларын авылда үрнәк итеп куярлык иде. Күрше хатын-кызлары аптырап: «Камәрия, син балаларыңны нәрсәләр генә әйтеп үстерәсең - бик тәртиплеләр бит?» - дип сорыйлар. «Тәртипле, шәфкатьле булыгыз!» дип әйтәм инде, ди торган иде.
Рәхмәт төшкере, балалары үсеп үз тормышларын кордылар. Рәшит - Волжскида, Тәнзилә - Яшел Үзәндә, Гүзәлия Казанда үз гаиләсе белән яши. Алар кайтып аталарына һәр эштә ярдәм итеп торалар. Сафиулла канәгать ул яктан. Йорт-җирләре, каралты-куралары төзек аның. Илле елдан артык яратып яшәгән тормыш иптәше Камәрия генә авырып дөнья куйды. Сафиулланы авылда хөрмәт итәләр. Кечесе - Сафиулла абзый, зурысы безнең Сафиуллабыз, дип яратып йөртәләр аны.
Зөләйха Фәхретдинова.
Зур Өтәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250