Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Без дә Биләргә бардык

Көн эссе, кояш пешерә. Урамга чыгар хәл юк. Менә шундый көннәрнең берсендә Биләргә сәяхәт оештырыла икән дигән сөенечле хәбәр яшен тизлеге белән таралды авылда. Көн кызу торса да, Аллаһ Тәгаләгә тапшырып, мин дә, сиксәннең теге ягына чыккан өлкән яшьтәге кеше дә, юлга чыгарга тәвәккәлләдем. Юл газабы, гүр газабы дисәләр дә,...


Көн эссе, кояш пешерә. Урамга чыгар хәл юк. Менә шундый көннәрнең берсендә Биләргә сәяхәт оештырыла икән дигән сөенечле хәбәр яшен тизлеге белән таралды авылда.
Көн кызу торса да, Аллаһ Тәгаләгә тапшырып, мин дә, сиксәннең теге ягына чыккан өлкән яшьтәге кеше дә, юлга чыгарга тәвәккәлләдем. Юл газабы, гүр газабы дисәләр дә, сәяхәтне оештыручыларның һәркайсыбыз турында ихластан кайгыртуы нәтиҗәсендә, авырлыкны бер дә сизмәдек, юлда йөрүнең бер михнәтен күрмәдек без.
Автобус та зур, иркен иде. Пассажирларга, минем ише өлкән яшьтәге кешеләргә җиләс булсын өчен, кондиционеры эшләп тора, телевизоры күрсәтә, шуңа күрә изге Биләр җиренә барып җиткәнебезне сизми дә калдык дисәм, минем белән юлдашларым килешер.
Биләрдә дә җайлы булды. Бәхеткә, халык та ул кадәр күп түгел иде. Тыныч, беркем ашыкмый, кабаланмый. Бар да тәртип белән йөри. Анда җанга рәхәтлекне шунда булган кеше генә аңлар, мөгаен. Аллаһ Тәгалә җиңеллек биргәндер һәркайсыбызга: һавасын сулап туеп булмый, бөтен сулыш юлларына рәхәт тә, җиңел дә.
Биләргә баргач, кәефләр күтәрелеп китте, кан басымнары, баш авыртулар, гомумән, бөтен чир-чор онытылды. Изге җирнең, әби-бабайлар туфрагының әгъзаларыбызга, рухыбызга шифасы шул булгандыр. Теләүчеләр белгән догаларын кабатлый-кабатлый кат-кат тауга менде, изге чишмәдән тәмләп су эчте. Бөтен әгъзаларыбыз ял итте анда. Бергәләп намаз укуны, ерак юлдан килгәч, чәй эчүләрне гомердә онытып булмас.
Изге Биләр җиренә шундый якты, матур сәяхәт оештырган өчен, муниципаль район Советы депутаты Венера Рәхимовага, Олы Яке авыл башлыгы Фирая Фәйзуллинага, авыл җирлеге сәркатибе Дамирә Сәйфетдиновага ихластан рәхмәт. Венера белән Дамирә юлда өлкәннәргә бик тә игътибарлы булды. Автобуска утырганда да, төшкәндә дә булыштылар өлкәннәргә. Һәркайсына бәрәкәтле гомер телибез. Эшләре уңышлы барсын.
Олы Яке авыл җирлеге, ел саен халкыбызның изге җирләренә экскурсия оештырып, өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын, яшәешен төрлеләндереп, рухи яктан баетып тора.
Наҗия Әхмәдуллина,
Олы Яке авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X