Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Балачагым – баллы чагым

IV сыйныфны тәмамлап, укуны дәвам итәргә Акъегет сигезьеллык мәктәбенә бардык. Һәр класс икешәр - А һәм Б. Балалар саны күп. Яңа ел бәйрәмнәренә, Чыршы бәйрәменә катнашучыларны сайлап кына алалар. Кем яхшы сөйли, кем яхшы бии, кем җырлый. Укулар ике сменалы булганга, чит авылдан килгәннәрне өйрәнергә алып калу да җайсыз. Шуңа...

IV сыйныфны тәмамлап, укуны дәвам итәргә Акъегет сигезьеллык мәктәбенә бардык. Һәр класс икешәр - А һәм Б. Балалар саны күп.
Яңа ел бәйрәмнәренә, Чыршы бәйрәменә катнашучыларны сайлап кына алалар. Кем яхшы сөйли, кем яхшы бии, кем җырлый. Укулар ике сменалы булганга, чит авылдан килгәннәрне өйрәнергә алып калу да җайсыз. Шуңа да Акъегет мәктәбендә укыганда үткәрелгән чыршы бәйрәмнәре әллә ни истә дә калмаган.
VII сыйныфның I яртысын «5»кә генә тәмамлаганга (яхшы укучыларны) Норлатның чыршы бәйрәменә бару белән бүләкләделәр. Укытучым Госман абый озын шигырь өйрәнергә кушты. Иртән колхоз сөтен илтүче трактор чанасына утыртып алып барды безне Госман абый.
Норлат клубы зур. Чыршысы урманда үсүче биек чыршы кадәр. Балалар бик күп, төрле мәктәптән. Тыңлыйбыз, Кыш бабай да, Кар кызы да гел русча сөйли. Балалар да русча шигырьләр сөйли, җырлары да русча. Безгә чират кайчан тигән булыр иде, Госман абый Кыш бабай янына барып, нәрсәдер әйткәч, мине дә шигырь сөйләргә чакырдылар. Сөйләп бетергәч, Кыш бабай бүләк бирде.
Бүләк пакеты матур иде. Ә эчендә?! Конфетлар, печенье-прәннек, чикләвек. 1 зур гына кып-кызыл алма! Кыш уртасында кып-кызыл алма булу - гаҗәп! Һәм тагын бер алсу төстәге кырыйлары киртле-чәчәксыман түгәрәк әйбер. Күргән дә юк, исемен дә белмибез. Ул коржик булган икән.
Пакеттан прәннек-печеньены алганбыз инде, ә теге алманы һәм коржикны күрсәтергә дип өйгә алып кайттык.
Без утырып килгән трактор киткән, көтмәгән. (Без кемгә кирәк инде).
Норлат елкасыннан җәяү кайттык. Бакырчыга - 12, Акъегеткә 15 чакрым ул. Госман абый белән ул юл ардырмады.
Хәзер балаларны 3 чакрымга җәяү җибәрүче юк. Без дә әти-әнигә кадерле булгандыр инде ул. Ләкин заманасы башка иде шул.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев