Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Хезмәт батырлыгы белән сугышчан батырлык бертигез санала

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә тагын ун айдан 70 ел тула. Юбилей елларында яу кырында башын салган сугышчыларга, аннары Җиңү белән исән кайткан фронтовикларга багышлап, Хәтер китаплары дөнья күрде. Ә бит Җиңү тылда да чүкелде. Тыл хезмәтчәннәренең фашизмны җиңүдәге өлеше бәяләп бетергесез. Сугыш елларында производство алдынгыларын сугышчан (!) «Кызыл Байрак», «Бөек...

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә тагын ун айдан 70 ел тула. Юбилей елларында яу кырында башын салган сугышчыларга, аннары Җиңү белән исән кайткан фронтовикларга багышлап, Хәтер китаплары дөнья күрде. Ә бит Җиңү тылда да чүкелде.
Тыл хезмәтчәннәренең фашизмны җиңүдәге өлеше бәяләп бетергесез. Сугыш елларында производство алдынгыларын сугышчан (!) «Кызыл Байрак», «Бөек Ватан сугышы» орденнары белән юкка гына бүләкләмәгәннәр. Менә шушы фидакарь җаннарның батырлыгын Хәтер китабында чагылдыру өчен, Татарстан Респуб­ликасы яңа проектны тормышка ашырачак. Ул - «Татарстан Республикасының тыл геройлары» дип исемләнәчәк китап. 2015 елда сугыш елларында бүләкләнгән тыл хезмәтчәннәре, Социалистик Хезмәт Геройлары турында биографик очерклар тупланган китапның беренче томын чыгару планлаштырыла.
Республика җитәкчелеге барыбызны да - республика халкын, муниципаль берәмлек башлыкларын, предприятие җитәкчеләрен, авыл башлыкларын тыл геройлары турында белешмәләр җыюда катнашырга чакыра. Төбәгебезнең бер генә тыл хезмәтчәне дә проекттан төшеп калырга тиеш түгел. Яшел Үзән муниципаль районының тыл хезмәтчәннәренең тулы исемлеге төзеләчәк.
Бөтен информацияне - фотографияме ул, карточка яки хезмәт кенәгәсеме, шәһәрнең тарихи-мәдәни мирас музеена тапшырырга мөмкин. Әгәр мәгъ­лүмат электрон вариантта булса, тагын да яхшырак. Чөнки шушы зур эшне кыска срокта - 2014 елның 25 августына кадәр башкарып чыгарга кирәк.

Тулырак язманы газетаның 50нче саныннан ( 11 июль, 2014) укый аласыз.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев