Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Тарих укытучысы, чын милләтпәрвәр турында повесть

«Яшел Үзән»нең сирәк саны Әхәт Садриев язмаларыннан башка дөнья күрә. Кемнәр турында гына, нәрсәләр турында гына язмый тарихчы-эзтабар. Бөек Ватан сугышы тарихының бик күп сәхифәләре газетабыз битләрендә басылып чыкты. Районыбыз хәрби комиссариатлары тарафыннан сугышка алынган күпме якташыбыз турында мәгълүмат бирде, хәбәрсез югалган яки әсирлектә үлгән күпме якташыбызны табарга булышты, болгавыр...

«Яшел Үзән»нең сирәк саны Әхәт Садриев язмаларыннан башка дөнья күрә. Кемнәр турында гына, нәрсәләр турында гына язмый тарихчы-эзтабар.

Бөек Ватан сугышы тарихының бик күп сәхифәләре газетабыз битләрендә басылып чыкты. Районыбыз хәрби комиссариатлары тарафыннан сугышка алынган күпме якташыбыз турында мәгълүмат бирде, хәбәрсез югалган яки әсирлектә үлгән күпме якташыбызны табарга булышты, болгавыр заманнарда репрессияләнгән күпме кеше турында мәгълүмат бирде. Әйтеп бетергесез зур хезмәт. Әхәт абыйның 9нчы лицейдагы Бөек Ватан сугышы музее турында бөтен республикада беләләр һәм бирегә яратып йөриләр.
Әхәт Шәйхи улы бик күп исемнәргә, бүләкләргә лаек булган шәхес, ә менә аның турында китап юк иде әле. Һәрхәлдә, минем күргәнем булмады. Шушы бушлыкны тутыру максатыннан, бу көннәрдә «Патриот» дип аталган китап дөнья күрде. Автор - В.Федотов китабына бик тирән мәгънәле исеме уйлап тапкан. Чыннан да, Әхәт Шәйхиевичның тормышын, эшчәнлеген бер сүз белән яктыртырга мөмкин, шул сүздә барысы да әйтелгән. Китапта тарихчы турында төрле газета битләрендә дөнья күргән мәкаләләр, үзенең төрле басмаларда чыккан язмалары, эзтабарлык эшчәнлеге турында хисаплар, дәрес планнар, сценарийлар тупланып бирелгән. Әлеге басма тарих укытучылары, тарихчылар, мәктәп укучылары өчен генә түгел, киң катлам укучылар өчен дә бик кызыклы.
Гүзәл Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев