Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Әсирләрнең фаҗигале язмышы

Быелның 22 июнендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 71 ел тула. Теге яки бу илдә сугыш әсирләренә булган мөнәсәбәт, алар кичергән коточкыч зур газап-авырлыклар хакында сөйләп, тарих сәхифәләрен кабат бер искә төшерәсе килә. 1941 елның 22 июнендә гитлерчылар беренче һөҗүмне генерал Павлов җитәкләгән Көнбатыш фронт гаскәрләренә юнәлтә. Дошман зур...

Быелның 22 июнендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 71 ел тула.

Теге яки бу илдә сугыш әсирләренә булган мөнәсәбәт, алар кичергән коточкыч зур газап-авырлыклар хакында сөйләп, тарих сәхифәләрен кабат бер искә төшерәсе килә.
1941 елның 22 июнендә гитлерчылар беренче һөҗүмне генерал Павлов җитәкләгән Көнбатыш фронт гаскәрләренә юнәлтә. Дошман зур тизлек белән алга ташлана. Брест крепосте каһарманнарының чолганышта калып, бер айдан артык дошманга нык каршылык күрсәтүенә карамастан, фашист гаскәрләре 26 июньдә Минск шәһәрен кулга төшерә.
1941 елның урталарында 170 совет дивизиясенең 28е чолганышта кала, аны үтеп чыга алмый, ә 70 дивизия зур югалтуларга дучар ителә.
1941 елның көзендә Вязьма тирәсендәге сугышларда безнең 37 дивизия, 9 танк бригадасы, 31 артиллерия полкы; Брянск «казаны»нда 27 дивизия, 2 танк бригадасы, 19 артиллерия полкы чолганышта кала. 34 дивизиянең һәм артиллерия полкының бары тик бер өлеше генә, чолганышны өзеп, үз гаскәрләребез сафына кушыла.
Немец галиме К.Штрайт раславынча, 1941 елда фашистлар кулына эләккән 3,4 млн совет солдаты һәм офицерларыннан, шулай ук гражданнарыннан 1942 елның гыйнвар ахырына нибары 1,4 миллионы гына исән кала, 2 миллионы җәзалап үтерелә, ачлыктан, кыйнаулардан, авырулардан, авыр хезмәттән үлә.
Англиядәге чыганакларга караганда, сугышның беренче атнасында Белоруссия һәм Украинада - 60 мең, ә 1941 елның сентябрь башына инде 1 млн нан артык совет кешесе юк ителә.
Немецларның әсирләр белән идарә итү мәгълүматларына караганда, 1944 елның 1 маена фашистлар кулына төшкән 3 млн 291 мең 157 кешенең 1 млн 30 мең 157се атып үтерелә, 280 мең кеше юлда үлә.
Икенче чыганаклардан күренгәнчә, 1944 елның уртасына 3 млн 300 мең совет әсире юк ителә, шулардан 1 млн га якыны Украинада, 800 меңнән артыгы Белоруссиядә, 400 меңнән артык кеше Литва, Латвия һәм Эстониядә үтерелә.
Ватанчылык рухы белән яшәгән совет солдаты һәм офицерлары һич кенә дә тоткынлыкта булулары белән килешми, ерткыч һәм кансыз вәхшиләрдән качу юлларын эзли. 1 млн нан артык әсирнең качарга омтылганда яки качканда атып үтерелүе шуны раслый. Әсирләр мәсьәләсендә немец чыганакларына гына таяну һәм ышану бик үк дөрес булмас. Моны дәлилләү өчен, бер генә мисал китерәм: фашист командованиесе: «Киевтан көнчыгыштарак Советларның 665 мең сугышчысы 1941 елда әсирлеккә эләкте», - дип хәбәр итә. Ә чынлыкта Көньяк-Көнбатыш фронтта Киев операциясе башланганчы барлыгы 627 мең сугышчы була, ә аның 150 меңе, гомумән, әсирлеккә эләкми. Әмма факт факт булып кала: безнең гаскәрләр күпләп әсирлеккә төшә.
Дөнья тарихында цивилизацияле дәүләтләр дошман кулына эләккән әсирләрнең язмышын җиңеләйтү юлларын эзли. 1864 елда Женева конвенциясе яу кырында яраланган сугышчыларның хәлен яхшырту буенча беренче мәртәбә юридик акт кабул итә. 1927 елда шул ук Женевада 47 дәүләт вәкилләре катнашында үткән халыкара конференциядә әсирлеккә төшкән хәрбиләрнең иң аз күләмдә хокуклары раслана, матди һәм рухи хәлләрен искә алу турында документ кабул ителә.
Яшь Совет Россиясе дә бу өлкәдә берникадәр эш башкарырга омтыла. 1918 елның 4 гыйнварында «Качаклар һәм әсирләр турында Үзәк коллегия» төзелә. Ярты елдан соң, 1918 елның 4 июлендә Россия Халык Комиссарлары рәисе В.Ленин, Тышкы эшләр буенча халык комиссары Г.Чичерин әсирләр һәм качаклар турында Декретка кул куя, Кызыл Хач турындагы барлык халыкара конвенцияне дә таный. Әмма бу өлкәдә бездә һәрдаим эзлекле эш алып барылмый.
XX гасырның 30 нчы елларында хәл тамырдан үзгәрә. Гитлер Германиясе һөҗүменнән айнып өлгермәгән И.Сталин шаккатыргыч белдерү ясый: «Бездә сугыш әсирләре юк, бездә Ватанга хыянәт итүчеләр генә бар». Ә бу вакытта немецлар кулында, аның үз улы Яков Джугашвилины да кертеп, Кызыл Армиянең берничә млн солдаты һәм офицеры әсирлектә интеккән. Менә шуңа күрә дә фашист лагерьларында совет әсирләренә карата аеруча кырыс һәм рәхимсез булалар. 1941 елның августында Верховный Башкомандующий 270 нче фәрманын чыгара. «Сугыш кырында аермалык билгеләрен алып ташлаучы, тылга таба чигенүче яисә дошманга бирелүче, дезертир, Ватан алдындагы изге антка хыянәт итүче командир һәм политработниклар гаиләләрен, Ватанга хыянәт итүчеләр гаиләсе буларак, кулга алырга, ә үзләрен - атып үтерергә», диелә әлеге боерыкта.
1941 елның җәй башына фашистлар Германиясе Европа илләренең барысын да диярлек басып ала. Фашизмның кара шәүләсе астында калган илләрдә мәрхәмәтсез мөнәсәбәтләрнең үрнәге булган концлагерьлар, төрмәләр барлыкка килә. Халык вәхшилеккә, тыю-җәберләүләргә дучар була.
Сугыш чорында Германия союзниклары - Италия, Венгрия, Румыния, Финляндия, Австрия - безгә каршы сугышты.
Фашистлар, әсир төшкән совет сугышчыларының рухын сындыру өчен, махсус концлагерьлар оештырдылар. Әмма Европа илләре әсирләре (беренче нәүбәттә, совет сугышчылары) иң дәһшәтле үлем лагерьларында да фашизмга каршы көрәшне туктатмады.
Бухенвальд лагере, мәсәлән, 1937 елдан 1945 елга кадәр эшли. Ул Германиядә Веймар шәһәре тирәсендә урнашкан була. Анда 239 мең кеше була. Шуның 56 меңе юк ителә. Биредә 1944 елның 19 августында Германия Коммунистлар партиясе җитәкчесе Э.Тельман җәзалап үтерелә. 1945 елның 12 апрелендә әсирләрне АКШ гаскәрләре азат итә. Бу вакытта анда нибары 2 мең тирәсе тоткын исән кала, шуларның 900е балалар була.
Дахау (1933-1945) - фашистларның Бавариядәге иң беренче лагере. Аның 130 филиалы була. 28 илдән 250 мең кеше ябыла, 70 меңе җәзалап үтерелә. Шуларның 12 меңен фашизмга каршылык күрсәтүче совет солдатлары тәшкил итә. Алар бер-берсенә, авыруларга ярдәм итешә.
Заксенхаузен (1936-1945) - Берлиннан 30 км ераклыкта урнашкан үлем лагере. Анда дөньяның 27 иленнән китертелгән 200 мең әсирнең 100 меңнән артыгы юк ителә. Биредә 1961 елдан бирле халыкара музей эшли.
Польшаның Люблин каласы тирәсендә урнашкан Майданек лагерендагы (1941-1944) гитлерчылар үзләренең ерткычлыгы, кабахәтлеге белән дан тота. Биредә һәм аның 10 филиалында 1942 елда гына да эзлекле һәм планлы рәвештә 250 мең кеше юк ителә.
Нюрнберг процессында күрсәтелгәнчә, әлеге концлагерьда барлыгы 1 млн 500 мең хәрби тоткынның гомере өзелә. Анда генерал Т.Новиков җитәкчелегендә фашизмга каршы яшерен оешма эшли. Әлеге оешма белән танылган галим, генерал-лейтенант Дмитрий Карбышев (1880-1945) та бәйләнештә була. Ул үзе милләте буенча татар. 1926 елдан Фрунзе исемендәге академиядә укыта, аннан соң Кызыл Армиянең Генеральный штабы карамагындагы Хәрби академиядә кафедра җитәкчесе булып эшли. Бөек Ватан сугышы башында яраланып, дошман кулына эләгә. Маутхаузен концлагеренда җәзалап үтерелә.
Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең әсирлектәге фаҗигале язмышы да бөтен дөньяга мәгълүм.
Шагыйрь, прозаик, гвардияче укчы полк командиры Хәйретдин Мөҗәй Дахау концлагеренда газап чигә. Җәлил һәм җәлилчеләр Берлинның Плетцензее төрмәсендә фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә. Күренекле татар әдибе һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Нәби Дәүли Бухен-вальд, Баден-Баден, Магдебург үлем лагерьларында хәрби әсирлектә була. Аның автобиографик материалга һәм әсирлек чорындагы шәхси кичерешләренә нигезләнеп язган «Яшәү белән үлем арасында» дигән повестен һәм «Җимерелгән бастион» исемле романын тетрәнмичә уку мөмкинме соң?!
Маутхаузен - фашистларның Австриядә урнашкан хәрби концлагере. Анда 15 илдән 335 мең хәрби интегә, 132 меңе җәзалап үтерелә, шуларның 32 меңе совет кешесе була. 1945 елның 3 февраленә каршы төндә 419 совет сугышчысы лагерьдан кача, әмма аларның нибары унысы гына исән кала.
Освенцим (1940-1945) да үзенең вәхшилеге белән бөтендөнья тарихына кереп калган. Польшаның Освенцим шәһәре тирәсендә урнашкан бу лагерьда һәрвакыт уртача 250 мең тирәсе тоткын тотылган. Биредә барысы 28 илдән 4 млн кеше үтерелгән.
1980 елда Освенцимда минем үземә дә булырга туры килде. Лагерьга керү капкасы өстенә немец телендә «Кешене бары эш кенә азат итә» дигән сүзләр язылган. Биредәге 28 бинада (элек алар поляк солдатлары казармалары булган) фашистлар әсирләрне төрлечә җәзалаган, фашист табиблары - югары медицина уку йорты галимнәре - аларның тәннәрендә төрле тәҗрибәләр үткәргән, 5-15 яшьлек балаларның канын тулы-сынча суыртып алып, яраланган немец солдат-офицерларын дәвалауда файдаланганнар. Ир-ат һәм хатын-кызларның чәченнән капчык үргәннәр, мендәр-матрас ясаганнар. 1947 елдан бирле эшләп килүче музейда әле дә, файдаланылырга өлгермәгән, 7 тонна чәч саклана, дистә меңләгән сабый баланың аяк киемнәре, күзлекләр, аяк-кул протезлары, авызларыннан каерып алынган теш калдыклары, әсирләрне җәзалау өчен эшләнгән махсус җайланмалар, тоткыннарның савыт-сабалары, кырыну приборлары, шәхси әйберләре фашизмның вәхшилеген бүген дә дәлилләп тора. Стефан Карнер озак еллар Мәскәү архивларында эшли, әсирләр турында шактый кызыклы материаллар туплый. Алардан күренгәнчә, дошман әсирләренең 5 проценты хатын-кыз була. 1949 елгы мәгълүматларга караганда, СССРда алар 250 мең чамасы исәпләнә. С.Карнер мәгълүматлары буенча СССРда әсирлектә немецлар, венгр, румын, австрияле, итальян, голландияле, фин, бельгияле, люксембурглы, данияле, испан, норвегиялеләр һ.б. - барысы 3 млн 486 мең кеше исәпләнә, шуларның 455е генерал була. Әсирләрнең - 14,9, ә генералларның 23,3 проценты бездә үлеп кала.
Татарстан җирендә хәрби әсирләр өчен иң зур лагерьлар Яшел Үзән һәм Алабуга шәһәрләрендә була. Яшел Үзәндә - 5 мең, Алабугада - 6 мең чамасы, Яшел Үзән каласының 340 нчы заводында гына да 2300 әсир эшли.
СССРдагы 5 меңләп лагерьның 46 сында киеренке хәл туа: әсирләр күпләп үлә. Әйтик, Яшел Үзәндәге 119 нчы лагерьда 1945 елның гыйнварында - 224, февральнең 20 көнендә 150 әсир үлә.
Авыру әсирләр шәһәребездәге 3656 нчы махсус госпитальдә дәвалана. Анда Ольга Пигузова, Лидия Константинова, Әминә Борһанова, Зоя Уманская, Павлина Зубашкина, Фаина Камаева санитарка булып эшли. Аларның истәлекләренә караганда, немец әсирләре шулкадәр ябыккан була - чак кына басып тора алалар. Шәфкать туташлары, санитаркалар аларны нарат, чыршы ылысларыннан әзерләнгән төнәтмә белән сыйлый. Безнекеләр, әсирләрне кызганып, аларга өйләреннән сарымсак, суган алып килә. «Без үзебезнең медицина бурычын үтәдек», - ди алар. Әминә апа Борһанова болай ди: «Фашист әсирләрен дәваларга тиешлегем турында хәбәр алуга мин эштән китәргә дип гариза яздым. Аларны дәваларга нык каршы идем, чөнки безнең гаилә бу сугышта өч туганын югалтты. Әмма госпиталь башлыгы: «Әминә, син хәрби бурычны үтәргә тиеш», - диде. Аңа өстәп, госпиталь комиссары: «Аларны яхшылап дәваларга кирәк, чөнки безнең әсирләрне немецларныкына алыштырасы бар», - диде. Әлеге госпитальдә 14 табиб һәм 14 шәфкать туташы эшләгән.
1948 елның февраленнән башлап чит ил әсирләре Кызыл Хач җәмгыяте аша елына 2-3 тапкыр туганнарыннан, өйләреннән посылка ала алган.
Сталинград тирәсендәге һәм Сталинградтагы сугышларда немецларның хәле, азык-төлек белән тәэмин ителеше аеруча начарлана. Әсирләрнең 91 меңе дистрофия белән интегә. 1942 елның 1 декабренә немец сугышчыларына тәүлегенә 300 г икмәк бирелә, аннан соң аларга норма акрынлап 100 г га кадәр киметелә. Кишинев «казаны»нда 97 мең әсир советлар кулына төшә, аларның яртысы авыру һәм бик нык ябыккан була.
1944 елның 17 июлендә Кызыл Армиянең Беренче, Икенче, Өченче Белоруссия фронтлары тарафыннан әсирлеккә алынган дошман әсирләрен Мәскәү аша уздыралар.
1944 елның 17августында Киев аша 36918 фашист әсирен үткәрәләр. Әсирләрне, шул ук көнне вагоннарга төяп, Донбасс шахталарына, Запорожьега, Николаев, Чернигов шәһәрләренә озаталар, 7500 әсир Киевны төзекләндерергә калдырыла, офицерлар Грязовецкий лагерена җибәрелә. Әсирләр 49 министрлык карамагындагы объектларда эшли. Алар өчен кызыксындыру чаралары да күрелә.
Яшел Үзәндәге әсирләр җирле халык белән аралаша: алар сәгать һәм радиоалгыч төзәтәләр, чалбар тегәләр. Араларында рәссамнар да була. Алары матур-матур картиналар иҗат итә, хезмәтләре өчен халыктан төрле ашамлыклар, йомырка, яшелчә һ.б. ризыклар ала. Әсирләр шәһәрдә йортлар да төзи.
Хәзер Яшел Үзәндә хәрби әсирләр каберлеге бар. Анда ике һәйкәл куелган. Анда рус һәм не- мец телләрендә «Здесь покоятся военнопленные - жертвы Второй мировой войны» дип язылган СССР хөкүмәте хәрби әсирләргә кешелекле булу турындагы Гаага конвенциясенә кул куймаганлыктан, Гитлер, совет тоткыннарына карата, бернинди җаваплылык сизмичә, аеруча каты мөнәсәбәттә була. Шуңа да Германия тоткынлыгындагы әсирләрнең 58 проценты түзә алмаслык шартлардан - ачлыктан, авыр каторга хезмәтеннән, төрле чирләрдән һәм медицина тәҗрибәләреннән интегеп үлә, я булмаса махсус рәвештә юк ителә.
Сталинның әсирләргә һәм аларның гаиләләренә кагылышлы гаделсез гамәлләре нигезендә, Советлар Союзында әсирлектәге ватандашларына карата гаммәви-мәгълүмат чаралары «тырышлыгы» белән «җинаятьче» дигән ялган фикер тарала. Мондый шартларда халыкара җәмгыятьнең һәр башлангычы, әйтик, әсирләрнең исемлеге белән алмашу, тоткыннарга өйдәгеләре белән хатлар язышуга рөхсәт бирү һ.б. тәкъдимнәр совет дипломатлары тарафыннан яклау тапмаганга күрә, уңышсызлыкка очрый. Ә 1944 елның августында СССР хөкүмәте илнең Кызыл Хач вәкилләренә Халыкара Кызыл Хач җәмгыяте белән бәйләнешкә керүне катгый рәвештә тыя.
Әйткәнемчә, соң булса да, уң булсын дигәндәй, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләккән, хәбәрсез югалган 5 млн чамасы совет солдаты һәм офицерының күпчелеге акланды һәм исемнәре «Хәтер китабы»на кертелде.
Фашизмга каршы көрәшкән тоткыннарның язмышы олы ихтирам һәм хөрмәт белән искә алынырга тиеш.
Әхәт Садриев,
тарихчы-эзтабар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X