Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Әсирләр язмышы билгеле

Билгеле булганча, соңгы 20 елда Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булган солдат һәм офицерларның истәлегенә багышланган 28 том Хәтер китабы дөнья күрде. Бу китаплар сугышчыларның батырлыгына ихтирам билгесе. Анда сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, әсирлектә яки яралардан үлгән Татарстан уллары һәм кызларының исемлеге бирелгән. Әмма әле һаман теге яки бу...

Билгеле булганча, соңгы 20 елда Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булган солдат һәм офицерларның истәлегенә багышланган 28 том Хәтер китабы дөнья күрде.

Бу китаплар сугышчыларның батырлыгына ихтирам билгесе. Анда сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, әсирлектә яки яралардан үлгән Татарстан уллары һәм кызларының исемлеге бирелгән.
Әмма әле һаман теге яки бу сугышчының ачы язмышы ачыклана бара. Шуларның кайберләре турында мәгълүмат бирәбез:
- Әшрәпов Рәхимҗан Әхмәт улы, Норлат РХКсыннан сугышка киткән, Күгеш авылы, 1906 елның 19 февралендә туган, 1941 елның 25 августында Смоленск тирәсендә әсирлеккә эләгә. 1942 елның 15 мартында Польшада Светожув шәһәрендә урнашкан 308нче шталагта (хәрби әсирләр лагеры) үлә.
- Леонтьев Григорий Иванович, 1918 елда туган, Күгеш, кече лейтенант, 1941 елның 24 ноябрендә Германиядә Цайтхойн шәһәрендә урнашкан 4нче (304нче) шталагта әсирлектә үлә.
- Дюгуров Василий Викторович, 1900 елда туган, Паново авылы, 1943 елда Германиядә, әсирлектә Гросс Борн Редериц шәһәрендә урнашкан 302нче Н шталагта үлә.
- Шариев (Шәрипов) Николай?, 1913, Тау Иле, 1942 елның 16 февралендә әсирлектә үлә, Бугетти шәһәрендә күмелә.
- Шәрипов Кашаф Шәрип улы, Норлат РХКсыннан сугышка алына, 1913 елның 15 маенда туган, Кече Шырдан авылы, хәбәрсез югалган булып саналган, 1941 елның 10 июлендә Житомир өлкәсендә әсирлеккә эләгә, 1942 елның 2 декабрендә Германиянең Нойбранденбург шәһәре тирәсендә урнашкан II шталагта үлә. Хатыны Зиннәтбану исемле.
Дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.
«Хәтер» китаплары сугыш кырларында ятып калган сугышчыларга һәйкәл ул. Әйе, халык хәтере - мәңгелек.
Әхәт Садриев,
тарихчы-эзтабар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X