Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Күгеш авылында Газиз Айдарскийны искә алу кичәсе булып узды

Безнең пар былбыл алар Шушы көннәрдә Күгеш урта мәктәбендә атаклы артист, режиссер, остаз Газиз Айдарскийның тууына 115 ел тулу уңаеннан кичә уздырылды.

Якташыбызны искә алырга Газиз Айдарский һәм атаклы композиторыбыз Сара Садыйкованың кызы, балет биючесе Әлфия Айдарская, мәгариф идарәсенең уку эшләре буенча методисты Роза Сәләхова, авыл башлыгы Илдар Нотфуллин һәм башкалар катнаш­ты.

Якташыбызның кыскача тормыш юлын мин сөйләп уздым. Әлфия ханым әтисе Газиз турында истәлекләрен җиткерде, әтисенең исемен мәңгеләштерү өчен җан атып йөрүчеләргә рәхмәтен белдерде, мәктәпнең Газиз Айдарский музеена үзе туплаган яңа материаллар тапшырды.

Мәктәп укучылары кичәне үзләренең чыгышлары белән бизәде. «Сусау» җырын Төхвәтуллина Айгөл башкарып, тыңлаучыларны тетрәндерде, Сара Садыйкованың «Беренче мәхәббәт» җырын Сәләхиева Зөлфия, «Тик син генә» шигырен Хәялиев Алмаз, VII сыйныф укучылары шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның «Яшел Үзән якларыннан чыккан пар былбыл алар» шигырен сөйләде. Яшь Газиз белән яшь Сара хатларыннан өзекләрне Нигъмәтҗанов Айдар һәм Әхмәтшина Альбина сәхнәләштерде. Залда сөю сафлыгы, яшәу романтикасы тантанасы күпләрнең күзләренә яшь тамчылары китерде. Кичәбез «Казан кичләре» җырын күмәк башкару белән тәмамланды. Мәктәп директоры Фәридә Яруллина эчтәлекле һәркем өчен файдалы кичә әзерләгән өчен укытучылар коллективына, укучыларга зур рәхмәтен белдерде. Роза Сәләхова кичәнең танып белү һәм тәрбия эшенә зур өлеш кертүен билгеләп узды, Әлфия Газиз кызы Айдарскаяга истәлек бүләге тапшырды. Соңыннан кичәдә катнашучылар истәлеккә фотога төште.

Альфред Әлмиев.

Күгеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев