Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

эштә табылган хөрмәт

Шәһәребез һәм районыбызның төп байлыгы - кадрлар. Алар халык хуҗалыгының төрле тармакларында уңышлы гына эшләделәр һәм эшлиләр. Алар арасында авыл хуҗалыгы эшчәннәре, укытучылар, табиблар, совет, партия җитәкчеләре, техник хезмәткәрләр, суд, прокуратура, милиция вәкилләре бар. Төрле елларда шәһәребез һәм районыбызда эшләгән 14 Советлар Союзы герое һәм бер Дан орденнарының тулы кавалеры...

Шәһәребез һәм районыбызның төп байлыгы - кадрлар. Алар халык хуҗалыгының төрле тармакларында уңышлы гына эшләделәр һәм эшлиләр. Алар арасында авыл хуҗалыгы эшчәннәре, укытучылар, табиблар, совет, партия җитәкчеләре, техник хезмәткәрләр, суд, прокуратура, милиция вәкилләре бар.

Төрле елларда шәһәребез һәм районыбызда эшләгән 14 Советлар Союзы герое һәм бер Дан орденнарының тулы кавалеры - Яков Моиссевич Харитонов бар. Аның һәм 14 Геройның бюстлары Яшел Үзән шәһәренең геройлар аллеясында урын алган.
Шәһәр һәм районыбызның 39 кешесе Хөрмәтле гражданы исемен йөртә. Хезмәттәге казанышлары өчен 20 кеше Яшел Үзән муниципаль районының медале белән бүләкләнгән. 1920 елның гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр (1920-2012) 36 кеше Яшел Үзән шәһәре һәм районы буенча җитәкче булып эшләгән һәм эшли.
1983 елның ноябреннән 2012 елның июненә кадәр җитәкчеләребез булып Х.Хәйретдинов, В.Чернов, С.Когогин, Р.Зиннәтуллин, Г.Емельянов, Р.Хәсәнов эшләде, хәзерге вакытта С.Батин - Яшел Үзән муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры.
Бу мәгълүматлар 2012 елда нәшер ителгән «Зеленодольск 80 лет созидания» исемле китаптан алынды. Китапта Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев, район башлыгы С.Батиннарның юбилей уңаеннан сәламләү сүзләре урнаштырылган. Яшел Үзән һәм районы тарихы яхшы сурәтләнгән, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгатенә киң урын бирелгән, экология мәсьәләләре, елга, күлләрнең бүгенге хәле дә читләтеп үтелмәгән.
«Хезмәт иясе - хөрмәт иясе», - ди халык мәкале. Бу уңайдан мәдәният, яшьләр мәсьәләсенә урын түрдән бирелгән. Шәһәребез һәм районыбыз горурлыгы булган Каюм Насыйри, рәссам Константин Васильев, атаклы артист Федор Шаляпин, дөнья күләм танылган инженер Александр Понятовлар исем-фамилияләре халык хәтерендә мәңге саклана.

Әхәт Садриев,
тарихчы-эзтабар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев