Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гыйбрәт булсын

Фаҗигане тузган электр чыбыклары чыгара

Без бәла-казасыз яшәргә теләсәк тә, дөнья булгач, төрле хәлләр була. Янгыннар һәм ДТПлар чыгып, кызганычка, корбаннар да булып тора. Күбесендә үзебезнең ваемсызлык гаепле. Яшел Үзән районындагы соңгы вакыйгаларны гына да искә алу җитә. Ничәмә-ничә кешенең гомере янгын чыгып өзелсә, юл фаҗигаләре корбаннары да җитәрлек. Кирәк бит, кирәкмәгән җирдә машина белән...

Без бәла-казасыз яшәргә теләсәк тә, дөнья булгач, төрле хәлләр була. Янгыннар һәм ДТПлар чыгып, кызганычка, корбаннар да булып тора. Күбесендә үзебезнең ваемсызлык гаепле.


Яшел Үзән районындагы соңгы вакыйгаларны гына да искә алу җитә. Ничәмә-ничә кешенең гомере янгын чыгып өзелсә, юл фаҗигаләре корбаннары да җитәрлек. Кирәк бит, кирәкмәгән җирдә машина белән боз өстенә кереп, тик торган баржага бәрелү очраклары да бар безнең районда. Шундый тәвәккәлләргә боз да чыдаган бит. Гаеп кемдә? Бик тә абсурд һәм кызганыч фаҗига булган ул.
Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең утырышы бу юлы чираттан тыш узып, район территориясендә булган шушы вакыйгаларга багышланды.
- Республика җитәкчелеге янгын иминлеге торышы белән канәгать түгел, - диде КЧС рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров. - Президентның моның буенча күрсәтмәсе бар.
- Профилактик эшләр алып барыла, бәла-каза куркынычы янаган гаиләләрдә 300дән артык рейд уздырылды, - дип сөйли янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Алексей Лузанов. - Янгыннар, нигездә, тузган электр үткәргечләреннән, исерек килеш ут белән саксызлыктан чыга.
Бу елның 11 аенда 216 янгын булып, 10 кешенең гомере өзелгән. Ә 2013 елда - 234 янгын, 13 корбан булган. Янгыннар да, корбаннар саны да кимрәк, әмма аерым җирлекләр буенча алганда - юк. 5 янгын корбаны Норлат авыл җирлегенә туры килә. Быел анда 4 янгын чыгып (15 мартта Советская урамында йорт янып, 64 яшьлек ир, 21 июльдә Гагарин урамында йорт янганда - ике бала һәм 26 ноябрьдә Гагарин урамындагы йорт янып, 55 яшьлек хатын һәм 49 яшьлек ир), 3сендә кешеләр үлгән. Бу җирлектә тиз арада халык җыены уздырырга кирәклеге тәкъдим ителде.
- Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча эшче төркем төзелде, - диде Сергей Егоров. -Аның эшен Норлаттан башларга, социаль яклау бүлеген дә җәлеп итәргә кирәк.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөһрә Бурдина аңлатуынча, алар 8 рейдта катнашып, 35 гаилә тикшерелгән. Социаль яктан куркыныч булган гаиләләр турында 13 хат урыннардагы җитәкчеләргә җибәрелгән. Әмма әлегә аларга Карамалы Таудан гына җавап килгән.
- Янгын чыкса, һәрвакыт гаепле оешмаларны эзлиләр, тик, нишләптер, бәла чыгаручылар үзләре читтә кала, - ди Зөһрә Бурдина. - Начар яшәүче гаиләләр өйләрен мич ягып җылыта, йә булмаса, газ колонкасы тәүлек буе эшләп, янгын чыгу куркынычы тудыра. Тузган һәм үзләренең мөмкинлеге булмаган йортларда ремонтны ничек ясарга, яисә электр үткәргечләрен нинди акчага алмаштырырга?
Моның өчен резерв фондын файдаланырга кирәклеге дә тәкъдим ителде. Әмма бу планда юридик яктан ныгытылган системалылык кирәк. Бәла чыгу куркынычы булган гаиләләрдә тәрбия­ләнгән балаларны кышкы чорда санаторийларга урнаштыруны да тәкъдим итүчеләр булды.
Норлат авыл җирлеге башлыгы Илгиз Баһаветдинов КЧС карарлары үтәлеше кысасында эшләнгән эшләр, янгын куркынычы янаган йортлар реестрын төзү, торак секторда уздырган рейдлар, гидрантлар кирәклеге турында әйтеп узды.
Олы Ачасырда яңа төзелгән ДПО бинасын рәсмиләштереп, җылыту мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк.

Салкын кыш җитте. Бу чорда энергиянең нык тотылуына бәйле рәвештә икеләтә, өчләтә сак булу кирәк. Ут ваемсызлыкны кичерми. Шәхси йортларда тузган электр чыбыкларын алмаштыру юлларын эзләргә, мич якканда иминлек кагыйдәләрен үтәргә, исерек килеш өйдә тәмәке тарту турында онытырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев