Газетага ташламалы бәядән язылырга өлгерегез!
Кадерле укучыларыбыз, 2025 елның икенче ярты еллыгына язылу башланды.
Әйе, вакытның шулай тиз узуына без дә гаҗәпләнәбез. Чәчәкле май айлары да Каф таулары артында түгел. Кояшның да нурларын көннән-көн җылырак сибүен сизә торгансыздыр. Димәк, подписка чорына старт бирелә.
2сеннән 12 апрельгә кадәр «Яшел Үзән»гә ташламалы бәядән – 843 сум 54 тиеннән язылырга мөмкин. Почтага барасыз, языласыз һәм эше бетте кодагый дигәндәй, тынычлап яшисез. Азмы-күпме акчагыз да янга кала һәм һәр җомга газета да бер кочак яңалыклар белән өегезгә килеп торачак.
Бездән аерылмагыз, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев