Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә учагы

Яңа елга өмет белән

Яңа ел якынлашкан саен йөрәгем ешрак, катырак тибә башлый сыман. Күпләр бу бәйрәмне шатланып көтеп ала. Ә миңа бик тә ямансу. Инде менә утызның икенче ягына чыкканда узып баручы яшьлегемне уйлап утырам да, кайда ялгыштым икән дип, кат-кат үз-үземә сорау бирәм. Мәктәпне әйбәт кенә билгеләргә тәмамладым. Үземне бары актив яктан...

Яңа ел якынлашкан саен йөрәгем ешрак, катырак тибә башлый сыман. Күпләр бу бәйрәмне шатланып көтеп ала. Ә миңа бик тә ямансу. Инде менә утызның икенче ягына чыкканда узып баручы яшьлегемне уйлап утырам да, кайда ялгыштым икән дип, кат-кат үз-үземә сорау бирәм.
Мәктәпне әйбәт кенә билгеләргә тәмамладым. Үземне бары актив яктан гына күрсәтеп, һәр чарада катнашып барырга тырыштым, дусларым күп булды, укытучылар белән дә яхшы мөгамәләдә идем. Югары сыйныфларда укыганда клубка чыга башладым, төскә-биткә чибәр булганга, артымнан йөгерүче егетләр күп булды. Тик мин әле иртәрәк дип, берсен дә якын китермәдем. Үземне бик горур тоттым. Укырга кергәч тә, студент булгач та, күз атып йөргән егетләргә исем китмәде. Курсташ кызларым рәхәтләнеп мәхәббәт утында янды-көйде, ә мин уйлап та бирмәдем. Янәсе, өлгерер. Имеш, миңа студент ише вак-төяк тиң түгел дип, үземчә ак аттагы принцны көттем. Ә вакыт, бигрәк тә студент еллары, күз-ачып йомганчы уза да китә икән ул.
Бер курска югары укучы Илдар мине аеруча яратты бугай. Бәйрәмнәрдә биргән чәчәкләренә дә, кәнфит ише бүләкләренә дә игътибар итмәдем. Кечкенә генә буен, шадра битен күрүгә, минем көләсе генә килә иде. Ә ул, нәрсәгәдер өметләнеп, бик озак чапты, укуын бетергәч кенә юлларыбыз аерылды. Соңыннан танышларым аша ишеттем: Илдар район үзәгендә җаваплы эшкә урнашкан, ике катлы йорт салган, гаиләсе белән бик матур гына яшәп яталар икән. Ә син, горур булып, ни кырдың инде дип сорарсыз? Шулай горур булып, Кремль стенасыдай берәүне дә якын китермичә, тулай торак бүлмәсендә ялгызым яшәп ятам бүген. Гел аралашып йөргән дусларымнан да читләштем, һәммәсенең үз гаиләсе, тупырдап торган балалары үсә, яннарында ирләре бар. Әле бер танышымны кибеттә күргән идем, гаиләсе белән бәйрәмгә кирәк-яраклар алып, мәш килеп әзерләнеп йөриләр. Аларны күргәч, чын күңелемнән кызыгып куйдым. Әйе, һәр нәрсәнең үз вакыты, шул ук вакытта кияүгә чыгуның да. Дөрес, сүз катып, аралашырга теләк белдерүче ир-атлар юк түгел. Тик аларның күбесе йә аерылган, йә өйләнгән.Үз бәхетемне үз кулларым белән очырдыммы икән дип, еш уйлыйм. Елдагыча бәйрәм кичендә сөйгән ярымны тапсам, бәхетле гаилә кора алсам икән, дигән теләкләр телим, Яңа елга өмет белән аяк басам.

Адресым редакция өчен генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X