Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә учагы

Менә ничек яшәргә кирәк!

Авылның тарихы анда яшәгән кешеләр язмышы аша языла. Ә инде син башкарган эшләрең, кылган изге гамәлләрең, үрнәк яшәү рәвешең белән авылдашларың күңеленә кереп калгансың икән, димәк, гомерең заяга узмаган. Әниләр көне алдыннан Олы Яке мәдәният йортында үткәрелгән «Пар канатлар» дип аталган кичәнең геройлары да - авылыбыз тарихында якты эз калдырган...

Авылның тарихы анда яшәгән кешеләр язмышы аша языла. Ә инде син башкарган эшләрең, кылган изге гамәлләрең, үрнәк яшәү рәвешең белән авылдашларың күңеленә кереп калгансың икән, димәк, гомерең заяга узмаган.
Әниләр көне алдыннан Олы Яке мәдәният йортында үткәрелгән «Пар канатлар» дип аталган кичәнең геройлары да - авылыбыз тарихында якты эз калдырган мөхтәрәм шәхесләр. Болар - авылда фельдшер булып хезмәт куйган Шәфика Шамил кызы һәм Олы Яке мәктәбендә 27 ел укытучы һәм директор булып эшләгән Зиннур Малик улы Вәлиевлар.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре инициативасы белән оештырылган бу кичәгә Уразлы, Каратмән, Үтәнгеш, Яке авылларында һәм шәһәрләрдә яшәүче якташларыбызның олысы-кечесе килгән иде.
Һәрвакыт ниндидер яңалык кертергә омтылган мәдәният хезмәткәрләре Рәмзия Мәҗитова белән Лилия Әхмәтшакировалар кичәне үзенчәлекле сценарий буенча алып барды. Башта бәйрәм геройларының тормыш юлы сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Ул концерт номерлары белән аралашып барды. Һәвәскәр артистларның чыгышлары да кичәнең темасы белән аваздаш иде. Ә экранда фоторәсемнәрдән төзелгән слайдлар аша күрсәтелгән элекке мәктәп тормышы, укытучылар коллективы, ак алъяпкычлы укучыларның сурәтләре хатирәләрне яңартты. Бу кешеләрнең кайсыберләре инде дөньяда юк.
Юбилярны котларга сәхнәгә менгән хәзерге мәктәп директоры Рифкать Хөсәенов исә, мәктәпнең бүгенгесе белән таныштырып, Зиннур Малик улы чорындагы традицияләрнең дәвам итүе турында сөйләде.
Кичәнең икенче өлеше гел котлаулардан һәм истәлекләрдән торды. Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина Вәлиевларга район җитәкчесе Сергей Батинның Рәхмәт хатын тапшырды. Төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылары да Зиннур Маликовичны 75 яшьлек юбилее белән котладылар, мәктәп елларын, шул чордагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, бала чактагы шуклыклары өчен гафу үтенделәр, акыллы киңәшләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Сәхнәгә хезмәттәшләре менгәч, истәлекләр тагын да күбәйде. 27 ел эчендә мәктәп тормышында авыр чаклар да, күңелле вакытлар да шактый булган икән. Эшлекле педсоветлар, тәрбия чаралары, күмәк культпоходлар, кырда эшләүләр, салкын мәктәп өчен утын әзерләүләр - барысы да якты хатирә булып искә алынды.
Ә авылның ул чактагы «докторы» Шәфика апаның игелекле гамәлләре турында күбрәк хатын-кызлар сөйләде. Берәүләрнең баласын үлемнән алып калган, икенчеләренә акушерлык ярдәме күрсәткән, өченчеләренә киңәшләре белән ярдәм иткән ул.
Бу үрнәк гаиләнең балалары да инде үз юлларын тапкан. Олы кызлары Резидә белән Лилия әниләре һөнәрен сайлаган - табиб булып эшлиләр. Төпчекләре Эльза - югары белемле икътисадчы. Хәзер төрле шәһәрләрдә яшәсәләр дә, Якедә үткәргән бала һәм үсмер чакларын сагынып искә алдылар, әти-әниләренә күрсәткән бүгенге хөрмәтләре өчен, авылдашларына рәхмәт белдерделәр.
Хәзерге көндә Яшел Үзәндә яшәгән Вәлиевлар гаиләсе өчен авылда шушындый бәйрәм оештыру кайбер кешеләр өчен аңлашылмас та. Авыл халкына чирек гасырдан артык хезмәт күрсәткән, игелекле гамәлләр кылган кешеләрне шулай олылау яшьләр өчен үрнәк түгелме? Менә ничек яшәргә кирәк икән! Изгелек җирдә ятмый, дигән мәкаль дә шуны раслый бит.
Нурия Мостафина.
Олы Яке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250