Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә учагы

Гаилә тәрбиясе –милләтебезнең киләчәге

Ноябрь ахырында 14нче лицейда туган телгә багышланган ата-аналар җыелышы узды. Бу кичә татар төркемнәрендә белем алучы, татар мохитендә тәрбияләнүче укучыларның әти-әниләрен бергә әңгәмә корырга җыю максатыннан уздырылды. Күптәннән инде театрга барганым юк иде, рәхмәт укучыларга - алар куйган Абдулла Әхмәт әсәре буенча «Үги кыз»дан өзекне карап утыр­ганда йөрәкләрем җылынып китте,...

Ноябрь ахырында 14нче лицейда туган телгә багышланган ата-аналар җыелышы узды.

Бу кичә татар төркемнәрендә белем алучы, татар мохитендә тәрбияләнүче укучыларның әти-әниләрен бергә әңгәмә корырга җыю максатыннан уздырылды. Күптәннән инде театрга барганым юк иде, рәхмәт укучыларга - алар куйган Абдулла Әхмәт әсәре буенча «Үги кыз»дан өзекне карап утыр­ганда йөрәкләрем җылынып китте, күңелем нурланды. Шәхсән үземә VII сыйныф укучысы Камилә Индюкованың уйнавы, моңлы тавышы бигрәк тә ошады, афәрин!

Сөйләшүгә Яшел Үзән муниципаль районының милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Клара Филиппова килгән иде. Аны барчабыз милләтебез өчен җан атучы, балаларны милли рухта тәрбияләүгә өндәүче кеше буларак беләбез. Чыннан да, балаларны милли рухта тәрбия­ләү - безнең һәм һәр гаиләнең бурычы.

- Балаларыбыз белән татарча сөйләшик, татар китаплары укытыйк! Шәһәребездә бердәнбер татар телендә чыккан «Яшел Үзән» газетасына да язылучылар аз бит. Өйдә татар телендә китап, газета булса, бала аны күреп үсә, йөрәгенә сеңдерә. Татар булу - ул горур исем, аны онытмаска кирәк!

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Закирова «Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле» дигән темага чыгыш ясап, мәктәп белән гаиләнең бәйләнеше ныгый барган саен, балаларыбыз тәрбиялерәк, уңышларыбыз да зуррак булуына басым ясады.

Кичәне дәвам итеп, «Сәхнә» түгәрәгенә йөрүче укучылар кунакларны үзләренең моңлы җырлары, күңел кылларын тибрәтүче шигырьләре белән сөендерде.

- Мин үзем рус гаиләсендә үссәм дә, татар теле миңа бик якын, - ди Полина Власова. Полинаның бик матур тавышына, чип-чиста татар телендә җырлавына таң калып утырдым.

- Үзем татарча аңламыйм. Кызым әбисе янында үскәнгәме - татар телен, татар җырларын бик ярата. Безнең өйдә һаман татар җырлары яңгырый, - дип елмаеп сөйли Полинаның әнисе Светлана.

Татар булып та, үзенең туган теленнән оялып, вата-җимерә русча сөйләшеп йөргән егет-кызлар Полинадан үрнәк алсын иде, дип уйлап куйдым шулчак.

Очрашуның ахырында әти- әниләр үзләрен кызыксындыр­ган сорауларын бирде, балаларыбыз киләчәктә дә туган телләрен онытмасын иде, дигән теләктә калды.

Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев