Язгы илһам
Менә тагын язлар җитте, Күктә якты кояш балкый. Аның җылы нурларында, Кар өсләре эреп ялтырый.
Түбәләрдән, көйгә салган сыман,
Тып-тып итеп тамчы тамгалый.
Сарай башларыннан вакыт-вакыт,
Кар катламы җиргә шугалый.
Кар сулары урам буйлап,
Үзләренә юлны эзлиләр.
Ә чыпчыклар шул суларда,
Чырык-чырык килеп уйныйлар.
Ара-тирә урам буйларында,
Кара җирләр пәйда булдылар.
Чыршы ботаклары кардан арынып,
Җиңел сулап куйдылар.
Кояш җылысын бүген сизеп,
Чебеннәр дә йокыдан уянды.
Табигатьнең җанлануын күреп,
Мин үзем дә ихлас куандым.
Тәрәзәгә төшкән кояш нуры,
Чагылдыра минем күзләрне.
Гүзәллекне күрми, тоймый гына,
Язып буламени сүзләрне?!
Госман Вәлиуллин.
Яшел Үзән – Олы Ачасыр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев