Төсле тормыш юлым
Көтмәгәндә, уйламаганда Илһам төште миңа күкләрдән. Кулларыма каләм алып яздым, Тормыш юлын төрле төсләрдән.
Ал төстәге кәгазь алып,
Язып куйдым бала чагымны.
Уйнап, көлеп, шатлыкларга күмелеп,
Бер кайгысыз үткән чагымны.
Яшьлегемне, гүзәл чакны,
Язып куйдым яшел битләргә.
Язмышыма язылган тормыш юлы,
Йөртте мине төрле җирләргә.
Сөю ялкынында янган чаклар,
Урын алды кызыл битләрдә.
Шашып, сөеп-сөелеп яшәүләре
Онытылмаслык калды исләрдә.
Картлык җитте, кара төсләр
Томалап куйды барлык төсләрне.
Эх, ак кәгазьгә язасы иде дә,
Яңартасы килә хисләрне.
Сары кәгазь калды алларымда,
Башка төсләр язып бетелгән.
Мөнәҗәт язылган, гомер үтелгән,
Тормыш йомгагы да инде сүтелгән...
Госман Вәлиуллин.
Олы Ачасыр-Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев