Сарбай
Кунагым бар. Сарбай килде бүген. Без әйтерсең күптән танышлар. Әйтә төсле үзе миңа карап:
"Бер шигырен бәлкем багышлар.
Өрмим дә мин, абый, сиңа карап
Койрык болгыйм бары яратып,
Төштем әле менә яннарыңа
Аргансыңдыр бүген, кар атып.
Тау кадәрле шушы ак карларда
Уйныйк инде, әйдә бергәләп,
Уйныйк инде, абый, уйныйк инде
Уйнамасаң, китәм үпкәләп..."
... Дүрт аяклы дускай шулай диде
Бик ягымлы иде сүзләре,
Ул сүзләрне әйтте бугай миңа
Сарбаемның моңсу күзләре.
Кар тавына менде, аннан төште,
Аягыма килеп сыланды,
Кызган мине, ардым дигән сыман
Артистларча оста кыланды.
Хуҗасына карап бу тормышта
Этләрнең дә була төрлесе,
Сиңа килсәк, син Сарбаем инде
Тугрылыкның күркәм өлгесе.
Син өрмисең менә, кемдер өрә,
Көч-кодрәтен өреп күрсәтә,
Тик синдәйләр алай эшләмичә
Юләрлекне читтән күзәтә.
Хуҗасын да саклый, йорт-жирне дә
Тыйнак кына күрә чарасын,
Менә шундый синдәй Сарбайларга
Угры-фәлән килеп карасын!
Ирек Сафин.
Олы Шырдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев