Нәүрүз бәйрәме шигыре
Һәр фасылның үз яме бар, Һәр фасылның бәйрәме. Менә килеп җитте безгә Язның Нәүрүз бәйрәме.
Кышның китәсе килми дә,
Күктән кояш елмая.
Карлар эри, яз фасылы,
Табигать тә уяна.
Күп халыклар бәйрәм итә
Язның Нәүрүз бәйрәмен.
Бердәм булып яшәгәндә
Тоясың бәйрәм ямен.
Уен-көлке, милли йола
Чагыла бу бәйрәмдә.
Өстәлдәге милли ризык
Күңелләрне күтәрә.
Илләр, көннәр тыныч булсын,
Күтәрелсен күңелләр.
Күтәренке күңел белән
Үтсә иде гомерләр.
Лилия Әхмәтова.
Казан-Бәчек
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев