Көзге урман
***
Көзге урман, сихри
тынлык монда,
Җил дә исми хәтта
ялгышып.
Агачлар да моңсуланып калган,
Әллә җылы җәйне
сагынып.
Болыт арасыннан
чыккан кояш,
Саран гына сибә
нурларын.
Яшь баланың аккан
күз яшедәй,
Яфрак кына коела,
шып та шып.
Яңа сырган җылы юрганга
Охшатамын яфрак
катламын.
Шул юрганга басып, акрын гына
Урман буйлап атлап
барамын.
Уңда, сулда, агач
төпләрендә
Кыңгырайтып кызыл башларын,
Чебен гөмбәләре тезелеп киткән,
Әйтерсең лә урман
патшасы.
Ә алдымда – нарат
агачлары,
Мәңге иңмәс яшел
күлмәктән.
Каршысында,
сылу киленнәрдәй,
Ак каеннар тезелеп
киткәннәр.
Каеннарга иптәш,
сердәш булып,
Елышканнар миләш,
өрәңге,
Сары, кызыл кытай
алмалары
Ботакларын җиргә
игәннәр.
Нинди матур минем
туган ягым,
Урманнары, болын,
күлләре.
Җанга рәхәт, тәнгә
сихәт алдым
Табигатьнең
матурлыгыннан.
Саубуллашып,
кайтыр юлга чыгам,
Күптән таныш
урман юлыннан.
Сау-сәламәт булып,
озак еллар
Насыйп булсын күрешеп яшәргә.
Рәмзия Саттарова-Зәйнуллина.
Мулла Иле – Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев